Яңалыклар

Президенттан бүләк

Гаиләдәге 8 яшькә кадәрге балаларның һәркайсына (уллыкка, опекага алынучыларга) декабрь аенда 5әр мең сум акча түләнә.

Әлеге төр түләү, Россия Президенты Указы нигезендә, 2020 елның 17 декабренә 8 яше тулмаган балаларга бирелә. Тукай районында әлеге категориягә керүче 1500 бала исәпләнә. Искә төшерәбез, пандемия чорында 16 яшькә кадәрге балаларга ике мәртәбә 10ар мең сум акча түләнгән иде. 


Нет комментариев