Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Олы Шилнәдә яшәүче хатын-кыз әздән генә алдакчылар кулына эләкмәгән

5 январь көнне кичке сәгать 6 тулгач район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена Олы Шилнә авылында яшәүче хатын-кыздан хәбәр килә. Аның белдерүенчә, АВИТО сайтында биргән белдерүе буенча аңа телефоннан шалтыраталар һәм товарын сатып алырга теләүләрен әйтәләр. Акчаны банк картасына күчерергә вәгъдә итәләр, шуңа күрә аның реквизитларын әйтүен сорыйлар. Хатын-кыз, шикләнеп,...

5 январь көнне кичке сәгать 6 тулгач район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена Олы Шилнә авылында яшәүче хатын-кыздан хәбәр килә. Аның белдерүенчә, АВИТО сайтында биргән белдерүе буенча аңа телефоннан шалтыраталар һәм товарын сатып алырга теләүләрен әйтәләр. Акчаны банк картасына күчерергә вәгъдә итәләр, шуңа күрә аның реквизитларын әйтүен сорыйлар. Хатын-кыз, шикләнеп, телефонны куя.
Бу җәһәттән район буенча Эчке эшләр бүлеге тукайлыларны чит кешеләргә банк картасы реквизитларын беркайчан да әйтергә ярамаганлыгын искә тәшерә. Реквизитлар - картаның алгы ягындагы цифрлар һәм икенче ягындагы өч цифр. Бу саннарны белгән теләсә кем интернет аша картадагы сумманы салдыра ала. Ул якындамы, әллә меңнәрчә километр ерактамы - мөһим түгел. Бу турыда банктан картаны биргәндә үк искәртелә. Әгәр инде мошенниклар кулына эләккәнсез икән - һичкичекмәстән бу турыда полициягә хәбәр итү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев