Яңалыклар

Министр урынбасары килде

Эш сәфәре кысаларында Тукай районында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов булды.

Визит барышында ул Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта, «Кама» агрофирмасында һәм «Миңнехуҗин» крестьян-фермер хуҗалыгында урып-җыю кампаниясенең барышын карады. Министр урынбасары кырларның чисталыгына, югары уңышка һәм эшне оештыруга уңай бәя бирде.
 


Нет комментариев