Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәләкәстә тротуарны кардан чистартырга ышандырдылар

Редакция почтасына Мәләкәс авыл җирлегендә яшәүче Лилия Вәлиуллинадан хат килде. Ул мәктәп ишегалды, мәктәп янындагы тротуар бозлавыкка әйләнде дип борчыла. Нишләп ул чистартылмый, бу территорияләрдә балаларның куркынычсызлыгы өчен кем җавап бирә дип сорый. Шулай ук ул маршрут автобусы йөртүгә кагылышлы мәсьәләне күтәрә. «Мәләкәстән Яр Чаллыга ике-өч рейс ясалса да, халык...

Редакция почтасына Мәләкәс авыл җирлегендә яшәүче Лилия Вәлиуллинадан хат килде. Ул мәктәп ишегалды, мәктәп янындагы тротуар бозлавыкка әйләнде дип борчыла. Нишләп ул чистартылмый, бу территорияләрдә балаларның куркынычсызлыгы өчен кем җавап бирә дип сорый. Шулай ук ул маршрут автобусы йөртүгә кагылышлы мәсьәләне күтәрә. «Мәләкәстән Яр Чаллыга ике-өч рейс ясалса да, халык шат булыр иде. Бала белән шәһәргә еш барырга туры килә. Узгынчы машиналар махсус креслосыз утыртмыйлар. Бер кулга баланы, икенчесенә креслоны тотып юлга чыгып булмый бит», - ди ул.

Мәктәп ишегалдын чистарту буенча сорауга җавап алу өчен мәктәп директоры Сәрия Шагалиевага шалтыраттык. «Бозны без аяк таймасын өчен һәрдаим чокып торабыз. Ком белән тоз катнашмасы да чыгарып сибәрбез», - дип ышандырды ул.
Мәктәп тирәли үтә торган тротуарның торышы өчен авыл җирлеге җаваплы. Җирлек башлыгы Валентин Артемьев та тротуарны чистартырга вәгъдә бирде.
Автобус йөртү мәсьәләсе буенча сорауны районның пассажирлар йөртү ассоциациясе башкарма директоры Равил Төхбәтуллинга бирдек. «Моңа кадәр Мәләкәс авыл җирлегеннән маршрут автобусы йөртүне сораучы юк иде әле. Чөнки мәләкәслеләр Яр Чаллы - Зәй трассасындагы тукталышка Биклән автобусына чыгалар. Ул көненә алты рейс ясый. Дөрес, Мәләкәс халкына трассага кадәр бер километрлап араны җәяү үтәргә туры килә. Ә Биклән автобусын Мәләкәскә кертү вакытны ала, бикләнлеләр моңа каршы. Бу сорауны без, әлбәттә, үз контролебезгә алачакбыз. Ә Иске Җирекледән исә Яр Чаллыга иртәнге сәгать 6дан кичке 7гә кадәр алты рейс йөри», - дип җавап бирде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев