Мәхәббәт өчен чикләр юк
Яңалыклар

Мәхәббәт өчен чикләр юк

Тукай районы ЗАГС бүлегендә Испания гражданины Артур Камонес һәм безнең Ралина Сабитова никахларын рәсмиләштерделәр.

Аларның тарихы социаль челтәрләрдә башланды! Танышканнан соң алар бер-берсенең телләрен өйрәнә башладылар, һәм менә нәтиҗә: Артур русча, ә Ралина испанча бик яхшы сөйләшәләр! 

Тантанага Мадридтан кияүнең әти – әниләре очып килгән-алар мондый мөһим көнне үткәрми кала алмаганнар! Һәм беләсезме нәрсә? Алар киленнәренә сокланалар! Тыйнак, яхшы күңелле татар кызы аларның күңелен яулап алган, ә алар хәтта Артур хәзер чын татар егетенә охшаган дип шаярталар! 

Кадерле Артур белән Алинә! Мәхәббәтегез нык, тормышыгыз бәхетле булсын, ә бергә – мәңгегә булсын!

Чыганак Тукай ЗАГС

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев