Машина йөртү таныклыгы юк – җавапка тартылырсың!
3 июньдә Тукай районы ЮХИДИ хезмәткәрләре Новотроицкое авылында мототранспорт йөртүчеләр арасында хокук бозуларны ачыклауга юнәлдерелгән рейд үткәрделәр.
Кызганычка каршы, нәтиҗәләр мактанырлык түгел.
Рейд барышында ике егет тоткарланган: 16 яшьлек мотоцикл йөртүче һәм питбайк белән идарә итүче 13 яшьлек яшүсмер.
16 яшьлек егеткә машина йөртү таныклыгыннан башка мотоцикл белән идарә иткән өчен материал төзелгән. Транспорт чарасы махсус стоянкага урнаштырылган.
13 яшьлек яшүсмергә җитди кисәтү ясалган, питбайк штрафстоянкага җибәрелгән. Аның яше белән бәйле материал балигъ булмаганнар эшләре бүлегенә тапшырылды.
Бу штрафлар һәм җәзалар гына түгел – бу тормыш һәм куркынычсызлык мәсьәләсе!
Хөрмәтле әти-әниләр! Мототехника – уенчык түгел, ә хокук һәм җаваплылык таләп итә торган җитди транспорт чарасы.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез, үзегезне һәм тирә-юньдәгеләрне саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев