Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мал тилчәсе

Бу – тилчә вирусы китереп чыгарган кискен вируслы авыру, улбашлыча сыер, сарык һәм дуңгыз кебек тояклы хайваннарны зарарлый.

Симптомнарга бизгәк, авызның лайлалы тышчаларының ялкынсынуы, телдә, иреннәрдә һәм борында куыклар барлыкка килү, шулай ук тояклар зарарлану аркасында килеп чыккан аксау керә. Хайваннарда хәлсезлек, аппетит югалу һәм төкерек бүленеп чыгуның артуы кебек билгеләр күзәтелергә мөмкин. Тилчәне дәвалау нигездә симптомнарга бәйле.

Терлекләрне тулы туклану, чиста су һәм ял белән тәэмин итәргә кирәк. Вируслы инфекцияләрне антибиотик терапия белән дәвалап булмый, әмма бактериаль катлауланулар барлыкка килгән очракта ветеринар антибиотиклар билгеләргә мөмкин. Вирус таралмасын өчен, авыру хайваннарны изоляцияләү мөһим. Тилчәне профилактикалау вакцинацияләүне, даими ветеринария контролен, шулай ук фермаларда биоиминлекне саклауны үз эченә ала. Яңа терлекләрне көтүгә керткәнче, җентекләп тикшерергә һәм санитария нормаларын үтәргә кирәк. Авыруның беренче симптомнарына вакытында игътибар итеп, дәвалауны башлау югалтуларны киметергә һәм фермадагы калган малларның сәламәтлеген саклап калырга ярдәм итәчәк.

Тукай районы ветеринария берләшмәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев