Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәгариф турында законда үзгәрешләр

Дәүләт Советы утырышында мәгариф турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде, аны эшләү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле. Документ «белем бирү хезмәте» төшенчәсен юкка чыгара, «озайтылган көн»гә бердәм таләпләр кертә һәм педагоглардан документларны рәсмиләштерү буенча йөкләнешне киметә.

Мәгарифне финанслау мәсьәләләрен җайга сала торган «Мәгариф турында» Федераль закон статьяларыннан «мәгариф өлкәсендә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү» термины төшереп калдырыла. Моңа алмашка «уку-укыту программасын гамәлгә ашыруны финанс белән тәэмин итү күләме» һәм «дәүләт (муниципаль) заданиесе яисә үтәүне финанс белән тәэмин итү күләме» төшенчәләре кертелә.
Мәҗбүри исемлек проектына эш программасы, өлгереш журналы, дәрестән тыш эшчәнлек, тәрбия эше планы, укучыларга характеристика һ.б. кертелгән. Шул ук вакытта төбәкләрнең дәүләт хакимияте органнары РФ Мәгариф министрлыгы белән килештерүгә аңа өстәмә документлар өстәргә мөмкин.
Закон проекты тарафыннан шулай ук озайтылган көн төркемнәренә бердәм таләпләр кертелә. 2014 елда Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы РФ субъектларының башкарма хакимияте органнарына балалар карау һәм тәрбияләү буенча хезмәтләр күрсәтүне норматив-хокукый көйләү буенча методик тәкъдимнәр җибәргән, әмма әлеге документ норматив хокукый акт статусына ия булмаган, рекомендация характерында булган.
Хәзер закон нигезендә озайтылган көн төркемен һәм анда булу режимын ачу турындагы карар мәгариф оешмасы тарафыннан кабул ителә, дип билгеләнгән. Шулай ук озайтылган көн төркемендә үткәрелергә мөмкин эшчәнлек төрләре дә билгеләнә. Моннан тыш, закон проекты Россия Федерациясе субъектының озайтылган көн төркемнәре эшчәнлеген өстәмә финанс белән тәэмин итүгә хокукы беркетелә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев