Көз – тәртип урнаштырырга вакыт
Көз урып-җыю вакыты гына түгел, төзекләндерү эшләре белән дә шөгыльләнү өчен менә дигән мөмкинлек.
Шуңа күрә Тукай районы халкы территорияләрне актив җыештыра башлады.
Авылларда бер-бер артлы өмәләр игълан ителә. Битараф булмаган кешеләр, бөтен эшләрен ташлап, кирәкле эш кораллары белән акциягә кушылалар һәм безнең авыл җирлекләрен чистарак, матуррак итәләр.
Шундый өмәләрнең берсе Калмаш авылында узды. Территорияне төзекләндерү чарасында катнашучылар чүп-чарны, шулай ук коелган яфракларны җыйдылар. Алар тырышлыгы белән Калмаш тагы да матурлана төште. Әлеге акция активистларның үз авылларының чын хуҗалары булуын күрсәтте.
Новотроицкое авылында да территорияне җыештыру буенча өмә узды. Авыл җирлеге башкарма комитеты, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр бергәләп Яр буе урамын чистартуга чыктылар.
Эш аз булмады: акциядә катнашучылар коры-сарыны кисеп, махсус җиһазлар ярдәмендә ботакларны вакладылар. Уртак көч белән алар урамны чистарттылар һәм төзекләндерделәр.
Иштирәк авыл җирлегендә яшәүчеләр дә көзге өмәгә бик теләп кушылды.
Активистлар җирлек башлыгы җитәкчелегендә тәртип урнаштырдылар: алар җирлекнең торак пунктлары буйлап урнашкан юл кырыйларын чистарттылар.
Барлык катнашучыларга хезмәтләре һәм көзге авылларның чисталыгы турында кайгыртулары өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев