Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Колышта «Хәтер бизәге» дип исемләнгән бәйрәм узды

Колыш авылында «Хәтер бизәге» дип аталган әдәби-тематик очрашу уздырылды.

Татар фольклорында шактый зур кыйммәткә ия булган бер жанр яшәп килә. Ул бәет-мөнәҗәтләр. Мөнәҗәт гарәп-фарсы теленнән «Ходайга ялвару», «Дога», «Ходай белән яшерен әңгәмә», дип тәрҗемә ителә. Монда күбрәк йөрәккә, җанга, күңелгә үтә торган ихлас әсәрләрне һәм башкаручыларны табырга кирәк.

Бәйрәмгә әзерлекне авылда гомер итүче мөнәҗәтче-бәетче апаларны барлау, язмаларын туплаудан башлаган идек. Бүгенге бәйрәмебезгә без аларның үзләрен кадерле кунак итеп чакырдык. Шагыйрьләргә илһам бирерлек гүзәл табигатьле, җырларда мактап җырларлык уңган халкы, бишек җырыдай моңлы челтерәгән чишмәләре, болын, күлләре белән дан тота Колыш авылы.

Кичәбез җырларыбыз, матур сүзләребез, шигырьләребез белән үрелеп барды. Өлкәннәребез арасында иҗади күңелле, шигъри җанлы, моңлы кешеләребез дә күп.

Талантлы, эчкерсез, саф күңелле, бәетче-мөнәҗәтче апаларыбызның йөрәккә, җанга, күңелгә үтеп керерлек итеп көйләп укулары таң калырлык! Тәзкирә апа Авзалованың борынгы «Сак-Сок» бәетен көйләвен тетрәнеп тыңладык, Фәния апа Бәшированың «Фатыйма» бәете, Гөлсәрия Сәхәбиева белән Эльмира Ханнановаларның «Аш-суга мәдхия» дип исемләнгән мөнәҗәтләре күңелләргә хуш килде. Филига Минһаҗева, Гөлфинә Зәйдиеваларның моңлы җырлары, изге теләкләре күңелләргә май булып ятты. Авылдагы барлык дини йолаларны, гореф-гадәтләрне җиренә җиткереп башкаручы Фәнүзә апа Сабировага, шушы бәйрәмне әзерләгән мәдәният йорты хезмәткәре Эльмира Ханнановага, социаль хезмәткәр Гөлназ Хәммәтовага халык бик рәхмәтле булды. Бәйрәмебездә Боерган авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камильянов иң изге теләкләрен җиткереп, авыл халкының сорауларына җавап бирде.

Халык иҗаты әсәрләре сөйләгәндә һәм башкарганда гына җанлы булып, чын үз тормышы белән яши. Әйе, без бу кичәбез белән халкыбызның буыннан-буынга күчә һәм тулылана килгән үзенчәлекле хәтерен, сурәтле фикерләү белән үрелгән елъязмасын искә алып, әби-бабаларыбызның, әти-әниләребезнең, үзебезнең яшьлегебезне урап кайттык, дип язган редакциябезнең «Вконтакте» социаль челтәрендәге битенә Боерган авылының башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Флүзә Сәлимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев