Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кисәтәләр дә, искәртәләр дә

Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре санитария-эпидемиология таләпләренең үтәлеше буенча чираттагы тикшерүне үткәрделәр. Чара кешеләрнең иминлеген тәэмин итү максаты белән, ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә уздырылды. 

Тикшерүчеләр Әҗмәкәй, Калмаш, Новотрицкое, Мусабай-Завод, Борды, Түбән Суыксу, Мәләкәс авыл җирлекләрендәге кибетләрдә, җәмәгать транспортында, балалар мәйданчыкларында һәм кешеләр җыелу мөмкин булган башка урыннарда булдылар. Тикшерү барышында авылларда яшәүчеләрнең инфекция йоктырудан саклану чараларын куллану-кулланмавына аеруча игътибар ителде. Сулыш органнарын саклау өчен битлекләр, кулларга перчаткалар кию, шулай ук 1,5 метр социаль дистанция саклау тәртибен һәркем белә. Авыл кешеләре әлеге таләпләрне үтәүгә бик җитди карыйлар, ягъни үз сәламәтлекләре һәм тирә-юньнәрендәге кешеләрнең иминлеге турында кайгырталар дигән сүз. Кечкенә генә кибетләрдә дә шәхси саклану чаралары сатуга куелган, керү уңаенда антисептиклар һәм целлофан перчаткалар да тора.
«Әгәр дә кеше саклану чараларын кимичә урамга чыккан икән, башта аның ни сәбәпле чыгып йөрүе ачыклана. Әйтик, ул битлек һәм перчаткалар сатып алу өчен кибеткә бара икән, аңа бернинди штраф салынмый. Киресенчә, тикшерүче аны кибеткә кадәр озата килә, кирәкле әйберләрен алырга ярдәм итә», – дип аңлата Тукай районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре. Ә менә кагыйдәләрне тупас рәвештә бозучыларга карата катгый чаралар күрелә: андый кешеләр административ җаваплылыкка тартыла.
Полиция хезмәткәрләре халыкка аңлату эшләрен дә алып баралар. Температурасы күтәрелгән, авырып киткән кешеләргә авыл фельдшерына яки район үзәк дәваханәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртәләр. Авыру билгеләрен сизгән кеше үзен изоляцияләргә, хәле уңайланмаса, ашыгыч ярдәм чакыртырга тиеш икәнлеген аңлаталар. 
Кешеләрнең саклана белүе, тикшерүчеләрнең алдан кисәтүе нәтиҗәсендә соңгы ике тәүлектә Тукай районында коронавирус инфекциясе белән авыруның яңа очраклары ачыкланмады, дип хәбәр итә Тукай районы эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев