Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы Калмия авылында югалган үсмерне биш сәгатьтән эзләп таптылар

Кичә көндезге сәгать 1ләр тулгач Гадәттән тыш хәлләр хезмәтенә Калмия авылында 13 яшьлек малайның югалуы турында хәбәр килә. Малайның төп Калмиянеке түгел, күптән түгел бирегә гаиләләре кайтып, йорт төзүчеләр. Малайның юкка чыгуын башта әбисе күреп ала, ул икенче оныгы - малайның энесе белән аны эзләргә чыгып китә. Аннары, таба алмагач,...

Кичә көндезге сәгать 1ләр тулгач Гадәттән тыш хәлләр хезмәтенә Калмия авылында 13 яшьлек малайның югалуы турында хәбәр килә. Малайның төп Калмиянеке түгел, күптән түгел бирегә гаиләләре кайтып, йорт төзүчеләр. Малайның юкка чыгуын башта әбисе күреп ала, ул икенче оныгы - малайның энесе белән аны эзләргә чыгып китә. Аннары, таба алмагач, үсмернең якыннары коткаручыларга шалтырата. Баланы эзләүдә авыл җирлге башлыгы Нияз Гыйльфанов та катнашкан. Ул малайның кичке сәгать 6лар тулганда Күзкәй авылы яныннан табылуын белдерде. Юлдан тиз-тиз атлап баручы үсмерне коткаручылар күреп ала һәм автомобильләренә утыртып авылга алып кайта. Баланың сәламәтлегенә зыян килмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев