Республика күләмендә уздырылган мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында Татарстан Республикасында «#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН Көзге мәрхәмәтлек атнасы – мәрхәмәтле эшләр эстафетасы» акциясе үткәрелде.
Район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов җитәкчелегендә Боерган авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәткәрләр мөмкинлекләре чикле балалар яшәүче гаиләләрдә булдылар. Ләйсән Шамилова, Алсу Галиәхмәтова, Рәмилә Хәлимоваларга күчтәнәчләр биреп, аралашып, сөйләшеп, хәлләрен белештеләр.
Нет комментариев