Юл төзекләндерелә
Яңалыклар

Юл төзекләндерелә

Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап үтеп, «Идел» М-7 трассасының тармагын төзүче подряд оешмасы тарафыннан Мусабай-Завод һәм Борды торак пунктлары арасындагы юлларда җимерелгән юл участокларын төзекләндерү эшләре башланды.

Ремонт эшләренең гомуми мәйданы 80 мең квадрат тәшкил итәчәк. Юл участокларында ике катлам асфальт-бетон җәеләчәк. Ремонтны «Самаратрансстрой» оешмасы башкара. Төзекләндерү эшләре яхшы һава шартларында октябрь ахырына кадәр тәмамланыр дип көтелә.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев