Иске Җирекле волонтерлары хәрбиләр өчен гуманитар йөк әзерлиләр
Иске Җирекле авылы волонтерлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү эшен дәвам итәләр.
Хәзерге вакытта Иске Җирекле волонтерлар отряды өй токмачы әзерләү белән шөгыльләнә, ул гуманитар йөк составында фронтка озатылачак. Токмач әзерләү өчен җирле халык йомырка җыйган.
Моннан тыш, авылда яшелчәләр җыю оештырылган. Нефтебаза поселогы волонтерларына 90 килограммнан артык яшелчә һәм 30 килограмм яшелчә-үләннәр тапшырылган инде, алардан хәрбиләр өчен коры ашлар җитештерәләр.
Бу эш - тыл һәм фронт бердәмлегенең ачык мисалы.
Барысы да җиңү өчен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев