Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иртә башланган җенси тормыш инвалид балалар тууга китерә - министрлык

“Элек бу - гөнаһ дип санала иде, хәзер, ни кызганыч, аны яшәү рәвеше буларак кабул итәләр”, - ди сәламәтлек саклау министры урынбасары.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов инвалид балалар тууның бер сәбәбе - иртә башланган җенси тормыш, диде. Бу хакта ул бүген Диния Нәзарәте һәм “Зәкәт” хәйрия фонды үткәргән “Үзенчәлекле балалар һәм аларның гаиләләренә комплекслы ярдәм: проблемалар һәм чишү юллары” темасына узган түгәрәк өстәл форматындагы конференциядә әйтте.

“80-90нчы елларда килеп кергән сексуаль революция инвалид балалар тууга үзеннән сизелерлек өлеш кертте. Җенси тормышны бик яшьтән башлаган яшүсмерләр, төрле инфекцияләр алып, йә авыру балалар тапты, йә бөтенләй бала алып кайта алмаска әйләнде. Әлеге тенденция хәзер дә яшәп килә. Бу - ата-аналарның гына түгел, җәмгыятьтәге һәр кешенең бурычы: без балаларга иртә башланган җенси тормышның тискәре якларын аңлатырга, әйтергә тиешбез. Элек бу гөнаһ дип санала иде, хәзер аны гөнаһка да санамыйлар, яшәү рәвеше буларак кабул итәләр. Минемчә, әлеге норма аңлы рәвештә Советлар Союзын һәм Россия дәүләтен таркату өчен кертелгән. Без борчылмасак, без кисәтмәсәк, бу беркемгә дә кирәкми”, - диде Осипов.

  • Татарстанда 2017 елга 14 мең 288 инвалид-бала теркәлгән. Бу – уртача бер авыл хуҗалыгы районы дигән сүз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев