Йөзү буенча район ярышларында җиңүчеләрне котлыйбыз!
Яңалыклар

Йөзү буенча район ярышларында җиңүчеләрне котлыйбыз!

26 сентябрьдә «Акчарлак» бассейнында районның иң көчле йөзүчеләре ачыкланды.

Ярышларда 10 мәктәптән 84 укучы катнашты. 

Җиңүчеләр:
 1 урын – Круглое Поле поселогы мәктәбе командасы (4×25 м эстафетасында да җиңү!)
 2 урын – Бәтке мәктәбе
 3 урын – Новотроицкое мәктәбе.

Круглое Поле поселогы мәктәбе укучылары Әминә Кильдибаева һәм Радмир Гыйләҗев иң яхшы шәхси нәтиҗәләр күрсәттеләр.  

Балаларны чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә спортта уңышлар телибез! Алга яңа рекордларга!


Нет комментариев