Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Йорт хайваннарын тотуга өстәмә таләпләргә үзгәрешләр кертелде

Эт хуҗалары үзләренең хайваннарын дәүләт ветеринария берләшмәләрендә теркәргә тиеш булачак

2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елның 26 декабрендәге 1214 номерлы карары белән Татарстан Республикасы территориясендә йорт хайваннарын тотуга, шул исәптән аларны йөртүгә карата өстәмә таләпләргә үзгәрешләр кер тел де, алар нигезендә этләрне аларның хуҗалары тарафыннан мәҗбүри теркәү таләбе билгеләнде. Этләрне мәҗбүри теркәү кертелгәч, Татарстан Республикасы халкының йорт хайваннарын сатып алуга һәм карауга җаваплылыгы артыр дип көтелә. Моннан тыш, югалган хайваннарны эзләү процедурасы күпкә нәтиҗәлерәк булачак. Яңа таләпләр кертелгәч, эт хуҗалары үзләренең хайваннарын дәүләт ветеринария берләшмәләрендә теркәргә тиеш булачак, бу йорт хайваннарын исәпкә алу өчен бердәм мәгълүмат базасын булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу, үз чиратында, республика территориясендә караучысыз калган сукбай этләр санын киметергә һәм граждан нар арасын да хайваннарга бәйле конфликтларны булдырмаска ярдәм итәчәк. Этләрне теркәү хуҗаларының җаваплылыгын арттырып кына калмыйча, хайваннарның хокукла ын яклауны да тәэмин итәчәк. Мәсәлән, хайванны югалткан очракта аны хуҗаларына хуҗасы һәм теркәлү урыны турында мәгълүмат булу аркасын да кайтару җиңелрәк булачак. Шул рәвешле, һәр эт тотучы үзенең хайваны югалган очракта да аның табылача гына өмет итә алачак. Моннан тыш, яңа инициатива йорт хайваннарының сәламәтлек саклау дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән. Хуҗалары үз хайваннарына тиешле ветеринария хезмәте күрсәтүне һәм вакцинацияләүне тәэмин итәргә тиеш булачак, бу зәһәр авырулар таралу куркынычын киметә. Хайваннарны асрауга карата җаваплылыкка игътибарны җәлеп итү җәмгыятьнең барлык әгъзалары өчен дә гармониялерәк атмосфера тудырачак. Этләрне мәҗбүри теркәү тәртибе турында мәгълүматны: (8552) 46­40­61 телефоны буенча «Тукай районының ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесе аша алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев