Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Июльнең шифалы бер көне...

Июль аеның бик кызу бер көнендә китапханәгә йөрүче “Хәтирә” клубы өлкәннәре белән болынга дару үләннәре җыярга дип сәяхәткә чыгып киттек.

Әлбәттә үзебез белән чәй, тәмле ризыклар алдык. Аның бит әле, үлән җыеп арыгач, түгәрәкләнеп утырып, сусауны баса-баса сөйләшеп чәй эчү ни тора! Шул арада кем нинди үлән җыйган, ул нинди авырудан килешә, төнәтмәсен ничек ясарга, менә шулар турында фикер алышабыз. Үләннәрне май аенда ук җыеп киптерә башлыйбыз без, чөнки бар үлән дә бер үк вакытта өлгерми бит. Кайсысы май башында, кайсысы июльдә, кайсысы хәтта августсентябрьдә җитешә. Шуңа күрә җыя торган вакыты да төрлечә. Ә июль аенда 24 төрле үлән җыярга була.

Төгәл генә исәбен әйтә алмыйм, әмма авылыбызның табигате бай, шуңа да бик күп төрле үләннәрне үзебездә очратырга мөмкин. Менә шушы басып торган урында гына да ничә төрле дару үләне үсә. Әнә биек булып үскәне, чәчәкләре сары төймәне хәтерләткәне гөлбадран. Русчасы пижма. Агулы үлән ул. Шуңа да аны үзен генә түгел, берничә үлән белән кушып кулланалар. Бака үләне яфрагы суелган аякны төзәтә. Хәзер күпләр цикорий белән мавыга. Кибетләрдән сатып алалар аны. Ул да үзебездә адым саен очрый. Юл буйларында үскән каты сабаклы, сабагында чиратлашып зәңгәр чәчәкләр тезелешкән үлән шул цикорий була инде (татарчасы һиндыба). Канны чистарта, үпкәләргә шифасы бар. Медицинага нигез салучы Гиппократ 236 үсемлекне кулланган. Ә безгә исеме әкиятләрдән билгеле булган күренекле таҗик табибы Әбүгалисина 900 гә якын үсемлекнең файдасы турында яза. Болында адым саен дару үләне — сары мәтрүшкә (халык аны 95 төрле авырудан дәвалый дип саный) Ак әремне дә күпләр белә. Ул да үпкә авыруларыннан, ашказаны чирләреннән файдалы. Эчәклектәге паразитларны юк итә. Менә гап-гади әрекмәнне генә алыйк. Җәй көне аның иң файдалы өлеше эт тигәнәге. Аны бер футбол тубы кадәр итеп кышка әзерләп куярга кирәк. 1 стакан суга 1 тигәнәк салып, төнәтеп эчәсең. Ул канны чистарта.

Үләннәрне киптерү турында, безнең төп үләнчебез Вәсилә уртаклашты:

– Иң яхшысы караңгы, җиләс урын. Үләннәргә кояш нуры төшәргә тиеш түгел. Кайсы үләнне таратып, кайсысын элеп киптерәсең. Күгәрмәсен, бер-берсенә ябышмасын өчен, гел таратып, әйләндереп торырга кирәк. Тамырларны исә кояшта да киптерергә була. Кипкәч, тукымага яки чиста ак кәгазьгә төреп, кайсы үлән икәнен, кайчан җыелганын язып кую фарыз. Чөнки кипкәннән соң, сез ул үләнне танымаска да мөмкинсез.

Үләннәрне җыю гына түгел, дөрес итеп кулланырга да кирәк.

– Белер-белмәс килеш, үләннәрне чәй кебек эчә башларга ярамый. Башта аларның үзлекләрен өйрәнергә кирәк. Әремнең генә дә 140 төре бар. Аннары күп үләннәрне берберсе белән катнаштырып эчсәң, шифасы күбрәк. Алар бер-берсен тулыландырып, организмга тулырак тәэсир итә. Карап торышка гади генә булган үләннәрнең дә зыяны булырга мөмкин. Мәсәлән, җәй көне сары мәтрүшкәнең үзен генә эчәргә ярамый. Беренчедән, ул кан басымын күтәрә, икенчедән, җәй көне һавадагы радиацияне үзенә җыя. Аны башка үләннәр белән катыштырып кына кулланалар. Гомумән, июль-августта кипкән үләннәр түгел, яңа өзгән җиләк-җимешне күбрәк кулланырга кирәк. Аларда витаминнар, файдалы матдәләр.

Җәй көне туйганчы чия ашагыз, җиләк ашагыз, карлыган белән сыйланыгыз, яшелчәләр ашагыз. Ә үләннәрне киптереп, гадәттә көз-кыш көне эчәләрдип, үзенең белгәннәре белән уртаклашты Рәзиләбез.

– Үз җиреңдә үскән үләннең шифасы күбрәк була, диләр. Бу чынлап та шулай. Үзебезнең җирлектә үскән үсемлекләрнең аксымы организмыбызның аксымы белән туры килә, ул тизрәк, яхшырак үзләштерелә. Әмма читтән кайтартылган үләннәрне дә кулланырга ярамый дигән сүз түгел бу. Банан яисә манго ашыйбыз бит, үләннәр дә шуның шикелле.

Үләннәр җыярга Салаховлар гаиләсе бергәләп килгән иде. Алар ел саен күп итеп иван-чәй әзерлиләр дә, кыш буе шуны эчәләр, туганнар- дусларга да тараталар икән. Монда да Мәхмүт әфәнде яр астына ук төшеп бик күп җыйды бу үләнне. Ә хатыны Равилә бу чәйне әзерләү ысулы белән уртаклашты: Аны төрлечә ясыйлар, әмма мин шушы рецепт буенча ел саен ясыйм, чәем аеруча тәмле һәм хуш исле була. Үләннең яфракларын банкага агач тукмак белән төя-төя тыгызлап тутырам. Тәрәзә төбендә кояшта өч көн тотгач, аны иттарткычның эре тишеклесеннән чыгарырга кирәк. Табакта яхшылап уганнан соң, өстенә дымлы чүпрәк каплап, 8 сәгать тотарга да, җәймә өстенә таратып, төнгелеккә калдырырга. Икенче көнне 90-100 градуска кадәр кызган газ мичен ябып бетермичә генә киптерәм.

Менә шулай итеп туган ягыбызның саф һавасын сулап, табигатькә сокланып, кышка җитәрлек шифалы үләннәр җыеп кайттык без ул көнне.

Тәнзилә Шәйхнурова, Күзкәй авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев