Яңалыклар

Игътибар – балалар!

Балаларны юл-транспорт һәлакәтләреннән саклау максатыннан 20 майдан «Игътибар – балалар!» дип аталган чара игълан ителде. Ул 3 июньгә кадәр дәвам итә. 

Бу көннәрдә район ЮХИДИ инспекторлары видеоэлемтә аша ата-аналар, балалар белән әңгәмәләр оештырачак, балаларны автомобильдә йөртү таләпләре тикшереләчәк, уен мәйданчыкларының, ял лагерьлары территорияләренең, җәяүле кичүләренең торышы күзәтеләчәк. 
2020 елның 4 аенда республикада балалар катнашында 91 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 4 баланың гомере өзелгән, 101е имгәнүләр алган. Үлүчеләрнең барысы да пассажирлар булган. Әйтергә кирәк, 4 баланың 3есе автомобильдә йөртү кагыйдәләрен бозып алып барылган. 


Нет комментариев