Игелекле эш эшләгәннәр
Яңалыклар

Игелекле эш эшләгәннәр

Яшьләр үзәгендә мастер-класс узды.

Яшьләр үзәгендә Надежда Шәрәфиева, Ләйсән Сөләйманова һәм Алинә Шәкүрова җитәкчелегендә балаларны өйдә токмач пешерергә өйрәттеләр. Мастер-классның 12 яшь катнашучысы яңа кулинария күнекмәләрен үзләштереп кенә калмады, ә уртак эшкә дә үз өлешләрен кертте. Уртак көч белән 40 йомыркадан 5 килограммга якын токмач әзерләнде.

Токмачны волонтерлар Кенәз кыр кухнясына тапшырачаклар, анда токмачны хәрбиләр өчен коры ашка өстәячәкләр.


Нет комментариев