Язгы каникуллар вакытында Кенәз мәктәбе укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергә «Патриот» хәрби дан музеенда булдылар
Балалар зур кызыксыну белән экскурсоводны тыңладылар. Ул аларга якташларыбызның Ватанны ничек саклаулары, сугыш вакытында фронтка ничек ярдәм итүләре, яраланган сугышчыларны ничек дәвалаулары турында сөйләде.
Балалар сугыш геройларының фотосурәтләрен, аларның орден-медальләрен, сугыш вакытында солдатлар ашаган савыт-сабаны карадылар. Сугышчылар кулланган коралларны зур кызыксыну белән күздән кичерделәр.
Музей кунаклары күптәнге үткән көннәр, тормыш бәрабәренә дөньяны саклап кала алган кешеләр турында сөйләгәннәрне озак хәтерләр. Сугышчан дан музеена бару балаларда патриотик хисләр тәрбияли, Ватан турында белемнәрен баета, якташларыбыз өчен горурлык хисе үстерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев