Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Бүләк талантлары

Районыбызның Яңа Бүләк авылында гомер итүче Гыймазетдиновларны республикабызда да яхшы беләләр. Алар талантлы, милли җанлы, мәдәниятне-сәнгатьне үз итеп яшиләр, төрле чараларда катнашалар. Әле күптән түгел генә алар Санкт-Петербург шәһәрендә узган “Гореф- гадәтләрне, йолаларны саклап” дип аталган Халыкара фестивальдә катнаштылар.

Фестивальдән канатланып кайттык

Һәрбер кеше үз халкының үткәнен , бабайларның ничек көн иткәнен , ниләр белән шөгыльләнгәнен , горефгадәтләрен, йолаларын белергә тиеш. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге юк , ди халкыбыз.

Йолалар бик күп безнең халкыбызда : туй үткәрү, балага исем кушу, аулак өйләр, кунак кыз килү, кыз димләү ,өй туе, солдатка озату, ат саклаулар… Халык бәйрәмнәре, йолалары – кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Эш шунда ки, ул бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра.

Быелгы елыбыз нәкъ менә шушы гореф-гадәтләрне, изге йолаларны искә төшерү, яшьбуынга тапшыру ниятеннән билгеләнгәндер дә мөгаен! Районыбызда бик матур, истә калырлык чаралар оештырылып килә, әле алдагы үтәселәре дә шактый булыр билгеле! Бик тә кирәкле һәм күңелләрне кузгатырдайлары да булыр чараларның, булып торсын!

Менә без дә, без диюем- Гыймазетдиновлар Нәзир һәм Дилбәр әле яңа гына Санкт- Петербург шәһәрендә уздырылган бик тә күләмле һәм мәгънәле Халыкара фестивальдә булып кайттык әле! Исеме –җисеменә туры килерлек иде бу фестивальнең - “ Сохраняем традиции” “Гореф- гадәтләрне , йолаларны саклап” Халыкара фестивале булды ул! Бу фестивальдә катнашуыбызга без бик шатбыз, Россия төбәкләренең күпмилләтле искиткеч талантлы катнашучылар белән бер сәхнәдә чыгыш ясау безнең өчен олы мәртәбә булды һәм безнең күңелләргә бетмәс – төкәнмәс көч-куәт өстәде. Әле җитмәсә, Россиядән генә түгел, Һиндстаннан һәм Африка иленең Сенегал дәүләтеннән дә катнашучылар белән дә таныштык, дусларча бергәләшеп фотоларга төштек, чит илдән килгән катнашучыларның чыгышларын күреп хозурландык. Күп кенә фестиваль- конкурсларда катнашырга насыйпъ булды безгә, әмма бу фестиваль бик үзгә һәм үзенчәлекле, истә калырлык булды. Нинди генә милләтләр чыгышын карап чын күңелдән сөенеп утырмадык без: катнашучылар арасында Россия төбәгеннән Бурятия, Калмыкия, Дагестан, Грузия, Әрмәнстан, Кыргызстан һәм Саха –Якутия илләреннән искиткеч чыгышлар булды. Һәм шушы катнашучылар арасында Татарстан Республикасыннан без бердәнбер катнашучылар булдык. Безнең чыгышыбыз саф татар телендә яңгырады, гаиләбез дуэты белән жюри хозурына районыбыз шагыйрәсе Рәзинә Насыйбуллина сүзләренә авылдашыбыз Мәҗит Зәйнуллин иҗат иткән җыры “Киек казлар” һәм Рафаэль Сафинның “Кыр казлары” шигыре белән берләштерелеп иҗат иткән әдәби- музыкаль композициябезне тәкъдим иттек.

Районыбыз данын яклауыбыз белән горурландык

Ерак Көнчыгыш һәм Себер халыклары мәдәниятен үстерү фонды, Санкт-Петербург шәһәренең милли мәсьәләләр һәм миграцимя буенча мөнәсәбәтләр комитеты ярдәме белән оештырылган бу фестивальнең жюри составы чыгышыбызны югары бәяләде һәм без мактаулы 1- нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдык. Үз ана телебездә чыгыш ясавыбыз белән без чиксез горурланабыз, жюри рәисе – Россия Федерациясе атказанган сәнгать эшлеклесе , Халыкара музыка Академиясенең концертмейстеры Зорина Людмила әйтүенчә “ Татарларны мин үзем шәхсән бик хөрмәт итәм һәм фестивальләрдә чыгыш ясауларын яратып карыйм! Сезнең бүгенге чыгышыгыз мине аеруча дулкынландырды, татар телен бик аңлап бетермәсәм дә , сезнең һәр хәрәкәтегез, җырлавыгыз- сөйләвегез миңа бик тә ошады, чыгышыгыз һәркемнең аяусыз сугышта һәлак булганнарның рухына гүя бер “Һәйкәл”- мәдхия буларак яңгырады!”- дигән сүзләре безнең күңелдә эчкерсез горурлык хисләре уятты! Фестивальдә без үзебезнең Татарстанның Тукай районыннан икәнебезне һәрдаим әйтеп тордык. Районыбыз данын яклауыбыз белән горурландык!

Санкт-Петербург шәһәре урамнары буйлап сәяхәт итүләр, күренекле музейлары, истәлекле урыннары белән танышып йөрүебез безгә бик тә ошады, әле бу сәяхәтебез, һичшиксез күңелләребездә озак вакытлар сакланыр! Сәяхәт итүләр, төрле җирләрне күреп хозурланулар, төрле кешеләр, бигрәк тә сәхнәдә чыгыш ясаучы талантлы артистлар белән очрашулар, безгә- мәдәният хезмәткәрләренә яңа ачышлар ясарга, алга яңадан- яңа планнар корырга, мәдәният өлкәсендә яңадан-яңа уңышларга ирешергә һичшиксез олы ярдәм күрсәтә, көч- куәт, дәрт- дәрман өсти!

Дилбәр Гыймазетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев