Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң көчлеләр, җитезләр авылларда яши

Районда сәламәт тормыш алып баруга зур игътибар бирелә. Бигрәк тә яшьләребезнең спортны һәм физкультураны яратулары, үз итүләре сөендерә. Күп төрле ярышлар булып торуы да, анда ирешкән нәтиҗәләрнең яхшыра баруы да бу хакта сөйли. Җирлектә чираттагы спорт чарасы – авыл җирлекләре, оешма-предприятиеләр командалары арасында IV спартикиада уздырылды.

Спартакиаданы ачу тантанасы Яңа поселогындагы спорт мәктәбендә булды. Чарада 23 авыл җирлегеннән, 14 оешма һәм предприятиедән 450 кеше катнашты. Җитәкчеләрнең җиңүгә рухландырган теләкләрен алгач, спорт сөючеләр ярышлар буласы урыннарга ашыктылар.
Командалар ул көнне 11 спорт төрендә көч сынаштылар. Бары волейбол һәм йөзү буенча бәйгеләр генә алдан үткәрелгән иде.
Район башлыгы Фаил Камаев быел командаларның ярышларга аерата тырышып әзерләнгәннәрен билгеләп үтте. Узган еллар белән чагыштырганда күрсәткечләр күпкә югарырак иде.
Җиңүчеләрне шәхси нәтиҗәләре һәм командаларның гомуми баллары нигезендә билгеләделәр. Уңышка ирешкән һәр спортчы медальләр, дипломнар белән бүләкләнде. Ә командаларга, дипломнардан тыш, спорт җиһазлары да бирелде. Командалар арасында беренче урынны мәләкәслеләр алды, икенче урында – бикләнлеләр, өченчедә – Бәтке, дүртенче урында – Түбән Суыксу, бишенчедә Күзкәй авыл җирлеге командалары. 
Предприятие һәм оешмалардан беренчелекне район мәгариф идарәсе командасы алды, икенче урынга район хакимияте чыкты, район үзәк дәваханәсе хезмәткәрләре өченче урынга лаек булды.
Тагын шунысы игътибарга лаек, авыл җирлекләре башлыклары үзләре күп кенә спорт төрләрендә җиңү яуладылар. Мондый җитәкчеләр булганда авылларыбызда сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар тагын да артыр, мөгаен.
/ Рөстәм Зәкиев фотолары. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев