Наркотикларга каршы көрәш
Районда наркотикларга каршы көрәш максатыннан «Сообщи, где торгуют смертью!» дип аталган бөтенроссия акциясе старт алды. Аның беренче этабы 14 мартта башланды һәм 25 мартка кадәр дәвам итәчәк. Акция наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору, медицина юнәлешендә кулланмау очракларын ачыклау, наркотикларга бәйле гражданнарны дәвалауда ярдәм итү, наркотик матдәләр сату каналларын ябу, бу юнәлештә эшләүче интернет-сайтларны ачыклау, балигъ булмаганнарны әлеге кырын эшкә тартучыларны ачыклау максатларын күздә тота.