Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Министр борчылмаска кушты

ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров районга эшлекле сәфәр барышында журналистларның шикәр һәм онның сатуда бетүенә кагылышлы сорауга болай дип җавап бирде.

– Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан шикәр буенча да, он буенча да резерв булдыру йөкләмәсе бирелде. Барлык социаль өлкә тулысынча тәэмин ителәчәк. Паникага бирелеп, кибет киштәләрен бушатырга кирәкми. Без беренче чиратта кирәкле азык-төлек продуктлары белән тәэмин ителгән, – диде ул.
Марат Җаббаров республика барлык төп позицияләр буенча да азык-төлек запасы булдыра дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев