Бәяләр арта тора
Татарстанстат хәбәр иткәнчә, кишер бәясе нык арткан, бер килограмм кишер 40,05 сумнан 42,56 сумга кадәр җиткән.
Кыйммәтләнү буенча помидор икенче урында, ул 4,74 сумга арткан (бер кг помидор 169,58 сумнан 177,62 сумга кадәр җиткән). Өченче урында – банан, ул 4,52 процентка (88,98 сумнан 93 сумга кадәр) арткан. Моннан тыш, шикәр комы (3,15 процент), алма (3,27 процент), шулай ук кәбестә һәм чөгендер (3,83 процент) бәяләре арткан. Сыер ите бәясе 1,21 процентка, атланмай 1,04 процентка, үсемлек мае 0,74 процентка, йомырканың дистәсе 0,72 процентка арткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев