Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Наркотикларга каршы көрәш

Районда наркотикларга каршы көрәш максатыннан «Сообщи, где торгуют смертью!» дип аталган бөтенроссия акциясе старт алды. Аның беренче этабы 14 мартта башланды һәм 25 мартка кадәр дәвам итәчәк. Акция наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору, медицина юнәлешендә кулланмау очракларын ачыклау, наркотикларга бәйле гражданнарны дәвалауда ярдәм итү, наркотик матдәләр сату каналларын ябу, бу юнәлештә эшләүче интернет-сайтларны ачыклау, балигъ булмаганнарны әлеге кырын эшкә тартучыларны ачыклау максатларын күздә тота. 

Акция барышында мәгълүматларны аноним рәвештә район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена 71-44-81 телефоны аша яки 8 (843) 291-20-02 телефоны буенча ТР Эчке Эшләр министрлыгының кайнар линиясенә шалтыратып әйтергә була.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев