Мәҗбүри вакцинация гамәлдән чыкты
Республиканың баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина гражданнарның аерым категорияләре өчен Covid-19га каршы мәҗбүри вакцинация үткәрү таләбе үз көчен югалткан дип тану турында карар кабул итте.
«Мәҗбүри вакцинация ясатырга тиешле гражданнар арасында коллектив иммунитет дәрәҗәсе 2022 елның 10 мартына 80 проценттан артып китә», – дип билгеләп үтә Марина Патяшина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев