Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яңа мәктәпне төзи башладылар

Шилнәбаш авылында 100 балага исәпләнгән мәктәп төзелә башлады. Төгәлрәк әйткәндә, бүген аның нигезен хәзерләү бара. Яңа мәктәп «Мәгариф» милли проекты кысаларында салына. Проектның бәясе 63 млн сум. Мәктәпне быелның 1 сентябренә файдалануга тапшырырга тиешләр.

2022 ел Тукай районында эре төзелешләр елы булып истә калачак. Быел Олы Шилнәдә шулай ук 500 урынлы мәктәп салына башлаячак һәм 140 сабыйга исәпләнгән балалар бакчасы төзелә. Әлеге биналар буласы урыннарга 23 гектар җир бүлеп бирелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев