Районда – Казан онкологлары
Республика клиник онкология диспансерының Казанда һәм Чаллы филиалында эшләүче табиб-онкологлары район дәваханәсенә узган шимбәдә килде. Ул көнне кабинетлар янындагы урыннар, коридорлар халык белән шыгрым тулды. Табиблар барлыгы 100дән артык кешене карады.
Казан һәм Чаллы табиблары халыкны иртәнге тугызда гына кабул итә башлады. Аңа кадәр мин районның баш табибы Галим Сабирҗанов белән диспанцеризация турында, нинди авыруларның районда беренчелекне алып торуы турында сөйләшеп алдым.
Диспанцеризация узучылар быел 2 мең кешегә күбрәк булачак
– Ел саен районда 18 яшьтән алып 85 яшькәчә булган, яшәү урыны буенча теркәлгән 8-9 меңләп кеше диспансеризация уза иде. Быел исә планда 10700 кеше. Аннары, табиб тикшерүе аша узучы балалар саны да күбәйде. Бүгенгесе көндә без 7 мең балага медицина хезмәте күрсәтәбез, – дип сөйли Галим Сабирҗанов. – Диспансеризация вакытында пациентлар табиб аркылы гына узмыйлар, шул ук вакытта кан, бәвел анализлары бирәләр, флюрография, ЭКГ ише аппарат тикшерүләре аша да үтәләр. Шуның һәммәсеннән соң нинди дә булса шикле нәрсә табылса, пациентны билгеле бер белгеч янына өстәмә тикшерүгә җибәрәләр, – ди табиб.
Районда киң таралган авыруларга килгәндә, гадәттә беренчелекне йөрәк һәм кан тамырлары авырулары, икенче урынны яман шеш алып тора икән. Үткән ел яман шеш авыруын өченчегә калдырып, икенче урынга ковид өстәлгән. Быел исә яман шеш икенче урында.
– Элек, пациентта яман шеш дигән шик туганда, без аны шул юнәлештә эшләүче белгечләргә юллама белән үзебез җибәрә идек. Соңгы вакытта мондый төр белгечләр районнар буенча үзләре йөри башлады һәм бу, әлбәттә, безнең өчен дә, авыл кешеләренә дә бик уңайлы. Бүген эшләячәк табиблар бригадасы килүе турында да район халкына алдан хәбәр итеп, кабул итүгә чакырдык, – диде Галим Габбасович.
Чирне алдан ачыклау мөһим
Баш табиб белән аралашып утырган арада Казан табибларының килеп җитүе мәгълүм булды. Галим Сабирҗанов республика клиник онкология диспансерының саркома төркеме җитәкчесе, врач-онколог Илдар Сафинны һәм республиканың әйдәп баручы дерматолог-онкологы Евгения Фадееваны үзе каршы алды.
Пациентларны кабул иткәнче буш вакыт калган арада Илдар Сафин республика белгечләренең шулай районга чыгып йөрүләренең әһәмияте турында сөйләде.
– Безнең республика онкология диспансерында районнарны курацияләү каралган. Ягъни диспансер үзенең белгечләре аркылы һәр районны үзенең кул астына ала. Мин, мәсәлән, озак вакыт Мөслим, аннары Түбән Кама районнарының кураторы булдым. Кураторлыктан тыш, ярты елга бер районнарга чыгып, үзебезнең компетенциядә булган сорауларга җавап бирәбез, пациентлар белән очрашабыз, консультатив киңәшләр бирәбез. Шулай ук районнар чакыруы буенча да йөрибез, ярдәм итәргә тырышабыз, – ди Илдар Рафаил улы.
Онколог сүзләренә караганда, чирләрне аларның башланган вакытында ук ачыклау – замана медицинасы өчен мөһим бурычларның берсе. Шуңа күрә дә билгеле төркем халыкның диспанцеризация программасы буенча табиблар тикшерүе узуы зур әһәмияткә ия.
– Әйтик, тиредәге яман шешнең 27 проценты нәкъ менә шундый актив диспансер тикшерүләре вакытында ачыклана. Ә авыруны вакытында ачыклау һәм аны дәвалау пациент өчен яхшы нәтиҗәләр бирә, шул ук вакытта кыйммәтле препаратлар белән дәваланудан азат итә. Шуңа күрә без районнарга чыгып йөрүне бик хуплыйбыз, теләп йөрибез. Мондый очрашуларны оештырганда без авылда яшәүче кешеләрнең авыл хуҗалыгы эшләреннән бераз бушабрак торган вакытын сайларга тырышабыз. Чөнки кыр эшләре, урак өсте вакытында авыл хезмәтчәннәренең дәваханә юлын таптап йөрергә вакытлары да, теләкләре дә юк. Ә бит авыл кешеләре өчен сыйфатлы медицина ярдәмен үтемле итү бик мөһим һәм кирәкле эш, – ди Илдар Рафаил улы.
Табибларга рәхмәт!
Табиблар эшкә керешкәндә, кабинетлар янында шактый гына халык җыелырга өлгергән иде инде. Аеруча хатын-кызлар табибы һәм табиб-уролог бүлмәләре янында кеше күп. Кан тамырлары хирургы, онколог-дерматолог янына керергә теләүчеләр дә аз булмады бу көнне.
Онколог-дерматолог янына керергә дип чиратта утыручы Сәрия исемле ханым белән сөйләшәбез. Ул бирегә кечкенә улын ияртеп килгән.
– Без Яңа поселогыннан килдек. Әле кичә генә бирегә баламны дерматологка алып килгән идем. Кабул итү вакытында табиб безгә улымны онколог-дерматологка күрсәтергә киңәш итте. Шуңа күрә, әлеге мөмкинлекне кулдан ычкындырмас өчен, бүген дә дәваханәгә барырга булдык. Барысы да яхшы булыр дип ышанам инде. Һәрхәлдә, табибларның безгә ярдәм итәсенә иманым камил. Форсаттан файдаланып, аларга шулай авыл халкын бушлай караулары өчен рәхмәтемне әйтәм, – диде ул.
Вставка1: Шунысы да кызык, Казан табиблары әйтүенчә, кешеләрнең кайберләре онколог-гинеколог, онколог-уролог яки онколог-дерматолог дип исемләнүче табибларның барлыгын да белми икән. Шуңа күрә республика белгечләре, медицина ярдәме күрсәтүдән тыш, үз алларына агарту эшләре алып бару бурычларын да куйганнар.
Вставка 3: Илдар Сафин сүзләренә караганда, соңгы елларда яман шешнең тиредә чыга торган төре азган. Ул ешрак очрый башлаган.
/ Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев