Авыл эшмәкәрләре җыены узачак
Бөтендөнья татар конгрессы Х бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Чарага илнең кырык төбәгеннән һәм Татарстаннан 500 кече бизнес вәкилләре һәм фермерлар җыелачак. Анда якташларыбыз Тукай районы вәкилләре дә катнашачак.
Традициягә кергәнчә, татар эшмәкәрләре, дүрт төркемгә бүленеп, дискуссион мәйданчыкларда фикер алышачак. Аларда сүз, нигездә, татар авылларындагы милли тормыш, заманча инновацияле технологияләр ярдәмендә җиләк-җимеш үстерү, яшьләрне базар шартларында эшмәкәрлек идеяләрендә тәрбияләү, авыл эшмәкәрләре җитештергән продукцияне эшкәртү һәм сату мәсьәләләре хакында булыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев