Яңалыклар

Хакимияттә бакчачылар белән эшләүче штаты булдырыла

Районда 80 бакчачылык ширкәте бар. Аларда, бигрәк тә җәйге чорда, бик күп халык яши. Хәл ителмәгән проблемалар, сораулар санап бетергесез. Юллар салу, су белән тәэмин итү, чүп чыгару, түләүләрне җыю, җирләрне файдалану - барысы да хәл итүне сорый торган мәсьәләләр. Күптән түгел «Прибрежный» ширкәтендә булган фаҗига да моны ачык күрсәтә....

Районда 80 бакчачылык ширкәте бар. Аларда, бигрәк тә җәйге чорда, бик күп халык яши. Хәл ителмәгән проблемалар, сораулар санап бетергесез. Юллар салу, су белән тәэмин итү, чүп чыгару, түләүләрне җыю, җирләрне файдалану - барысы да хәл итүне сорый торган мәсьәләләр. Күптән түгел «Прибрежный» ширкәтендә булган фаҗига да моны ачык күрсәтә. Бакчачылык ширкәтләре белән турыдан-туры эшләү өчен район хакимиятендә махсус штат булдырыла. Район башлыгы Васил Хаҗиев мәсьәләне өйрәнү, хәл итүне Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Роза Гыйззәтуллинага йөкләде.
Фото чыганагы: m.business-gazeta.ru

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев