«Эссе» ял көннәре
Яңалыклар

«Эссе» ял көннәре

Узган ялларда Тукай районында өч янгын теркәлгән.

1 мартта 8 сәгать 59 минутта кизү торучы пультына «Ивушка» бакчачылык ширкатендә бакча өендә янгын чыгу турында хәбәр килә.  Янгыннан 10 кв. м мәйдан зыян күрә. Бакча йорты иминиятләштерелмәгән. Янгын сүндерүчеләр сүзләренчә, янгынның сәбәбе – мич җиһазларының төзек булмавы.

2 март көнне 3 сәгать 58 минутта Иске Ерыклы авылында шәхси йортта янгын чыга. Нәтиҗәдә 120 кв.м йорт тулысынча янып бетә. Йорт 1960 елда төзелгән. Бәхеткә каршы, ул иминиятләштерелгән була.  Янгынның сәбәбе – электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу.

Шул ук көнне кич белән 20 сәгать 36 минутта «Татарстан» совхозы поселогында мунча януы турында хәбәр килә. Янгын нәтиҗәсендә 6 кв.м  мунчаның эчке тышлыгы янып бетә. Янгынның сәбәбе  – бинаның төтен торбасыннан түшәмгә кадәр тиешле ара сакланмаган, дип хәбәр итте күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге инспекторы Эльвира Краснова.

Фото Эльвира Красновадан алынды.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев