Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ел вакыйгаларга бай булачак

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елны республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан иткән иде.

«Татарстанда яшәүче халыклар бай тарихи-мәдәни мираска ия. Рухи хәзинәләрне саклау һәм үстерү, ата-бабалардан калган милли гореф-гадәтләрне торгызуның әһәмияткә ия булуын исәпкә алып, Россия халыклары мәдәни мирас елының дәвамы буларак, 2023 елны республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан итәм», – дип билгеләп үтте ул.

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы белән куелган бурычларны үтәүгә юнәлдерелгән планнар белән танышу максатыннан, без районнның мәдәният бүлеге начальнигы Юлия Рыбаковага мөрәҗәгать иттек.

«Агымдагы ел район территориясендә яшәүче халыклар һәм милләтләрнең мәдәниятенә, тарихи һәйкәлләренә, традицион сәнгате һәм көнкүрешенә багышланган тематик чараларга бай булачак.

Якын арада уздырылырга планлаштырылган бәйрәмнәрнең берсе ул  – Май чабу бәйрәме. Аны без зур, матур иттереп 26 февраль көнне Круглое Поле поселогында үткәрергә ниятләп торабыз. Бәйрәмдә җырлы-биюле, такмаклы, халык уеннары кергән күренеш әзерләнә, иң тәмле коймак бәйгесе дә үтәчәк. Шулай ук Май чабу бәйрәмендә кул эшләре ярминкәсе дә оештырылачак.

Районда язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң, Татар халкы өчен иң зур, иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе – Сабантуе үтәчәк. Шулай ук быел киң колачлы итеп  Нәүрүзне дә уздырырыга теләгебез бар. Әлеге яз бәйрәме Урта Азия, Якын Көнчыгыш илләрендә киң таралган. Һәр илнең гасырлар буе тупланган үз гореф-гадәтләре, үзенчәлекләре булса да, безнең өчен Нәүрүзнең көче – төрле мәдәниятләрне берләштерүдә чагыла.

Безнең районда театраль сәнгатьнең үсешенә дә зур игътибар бирелә. Түбән Суыксу, Калмия, Күзкәй, Иске Дөреш җирлекләренең үзешчән коллективлары елдан ел халыкны үзенчәлекле спектакльләр белән сөендерә.

«Битлек» фестивале кысаларында барлык авыл җирлекләренең мәдәният йорты сәхнәләрендә үзешчән театрлар осталыкларын күрсәтәчәкләр. Иң яхшы дип табылган коллектив исә Казанда үтәчәк «Идел-Йорт» конкурсында катнашачак.

Безнең район өчен  әһәмиятле һәм зур чараларның берсе – «Илһам» җыр конкурс-фестивале быел җәен узачак. Фестиваль бу юлы үзенчәлекле форматта үтәр дип көтелә. Бәйге датасына без легендар якташыбыз Илһам Шакиров музеен ачуны планга салдык. Әлеге вакытта барлык объектларны музеефикацияләү буенча эшалып барыла. Моннан тыш, бөек җырчыбызның ярдәмчесе Илһам Хаҗиев районга җырчының күпсанлы шәхси әйберләрен бүләк итте. Алар да булган экспонатлар янында үз урынын табачак.

Конкурста катнашучыларның барысы да җырлар белән Симфоник орекстр көйләренә чыгыш ясаячак һәм бу әлбәттә конкурсантларга зур җаваплылык та өсти. Шулай ук, фестиваль кысаларында, рәсем конкурсы да узачак. Иң яхшы эшләр куар кодлы мольбертларга урнаштырылачак. Телефонны шул кодка күчерү белән теге яки бу рәсемнең нинди көйгә илһамланып иҗат ителгәнен беләргә, шул көйне тыңларга мөмкин булачак.

Фестивальнең барлык серләрен дә ачып бетерәсе килми әлегә, ләкин без чын күңелдән Тукай районының горурлыгы, атаклы татар җырчысы Илһам Шакиров турындагы истәлекләрне мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән бу конкурс-фестивальнең тора-бара республикакүләм дәрәҗәгә күтәрелүенә өметләнеп калабыз.

Сүз уңаеннан, шуны да әйтеп үтәсе килә, әлеге вакытта районда авыл музейларын барлыкка китереп, аларны үстерү өстендә дщ зур эшләр алып барыла. Аны районның үзәк китапаханә системасы хезмәткәрләре башкара. Китапханәчеләр шулай ук туган ягыбызга багышланган китап җыентыгы өстендә дә эшлиләр.

Июль аенда Мәләкәс авыл җирлеге территориясендә Питрау бәйрәмен уздыру планлаштырылган. Ул провославияле керәшеннәрнең иң зур бәйрәмнәренең берсе булып санала һәм без аны дәрәҗәле, матур итеп оештырырга бурычлыбыз.

Якын араларада районда моңарчы булмаган тагын яңа бер проектка башлангыч бирергә ниятләп торабыз. Бу мәктәп коллективлары, шулай ук аерым номинантлар катнаша ала торган кинофестиваль. Гади кесә телефонына яки махсус җиһазларга төшерелгән фильмнар бу елның ахырына кадәр кабул ителәчәк. Районыбыз яшьләре бик иҗади, актив, шуңа күрә дә әлеге фестиваль киләсе елларда да дәвам итеп, үсәчәк кенә. Бәйгедә җиңүчеләрне исә акчалата бүләкләр көтә.

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында районда шулай ук «Алтын куллар» – кул эшләре, халык һөнәрләре күргәзмәсе, туган якның гүзәллегенә багышланган фотоконкурс, рецептлар китабын чыгару белән тәмамланачак милли ризыклар бәйгесе дә үтәчәк.

Агымдагы елга планга салынган чараларның мин аз өлешен генә санап үттем. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, чараларны без районда булган милли оешмалар белән бергә берләшеп һәр авылда, һәр клубта уздырачакбыз. Иң яхшы концерт номерлары исә ел ахырында узачак чарада үз урынын алачак.

Узасы барлык төр чаралар да район башкарма комитеты, мәдәният бүлеге сайтлары аркылы, социаль челтәрләр һәм район газетасы «Якты юл»да яктыртылачак.

Мәдәни-ял чаралары төрле милләтләрнең бердәмлегенә, милли мәдәниятләрнең сакланып калуы, аның үсешенщ зур этәргеч булачак», – дип сөйләде Юлия Рыбакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев