Чиста һәйкәл – хөрмәт билгесе
Үткән атнада һәйкәлләрне төзекләндерүгә юнәлдерелгән «Чиста Һәйкәл» акциясе кысаларында Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре өмәгә чыктылар.
Алар себерке-чиләкләр, юуу, чистарту әйберләре белән коралланып, Кенәз мәдәният йорты территориясендәге һәйкәлне яфраклардан, башка төр чүпләрдән чистарттылар. Моннан тыш, алар һәйкәлнең үзен дә юып, аны яңарттылар.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре өмәне күңелле, башкаларга үрнәк булырдай итеп уздырды. Чөнки мондый төрдәге акцияләр Ватаныбыз, аның тынычлыгы өчен һәлак булган хәрбиләргә, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары башкарган эшкә хөрмәт, кадер күрсәтү мисалы да иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев