Яңалыклар

Бәйрәм бүләкләре әзерләнә

Тукай районы мәктәпләрендә укучы һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче балаларга Яңа ел күчтәнәчләре быел да таратыла.

Кыш бабайдан барлыгы 5600 бала бүләк алачак. Бүләк әзерләүдә ата-аналар катнашмый. Шунысын искәртәбез: Тукай районында яшәп, районнан читтәге мәгариф учреждениеләрендә белем алучы һәм тәрбияләнүче балаларга Тукай Кыш бабаеның бүләге бирелми.


Нет комментариев