Бураннардан соң — 25 градуслы суык
Яңалыклар

Бураннардан соң — 25 градуслы суык

Татарстанда һава торышы үзгәрүчән булачак: якын көннәрдә бураннар дәвам итәр, ә атна уртасына таба республикага көчле суыклар әйләнеп кайтыр дип көтелә.

Татарстанда -1дән -6 градуска кадәр булган һава температурасы киләсе атнаның дүшәмбесенә кадәр сакланачак, ә чәршәмбе көнне суыклар -25 градуска кадәр көчәергә мөмкин. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр иткәнчә, һава торышы тотрыксыз булачак. Дүшәмбегә кадәр бураннар дәвам итеп, айлык норманың яртысына кадәр явым-төшем көтелә.


Нет комментариев