Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Болгар-Туган тел» аланында булып кайттылар

«Сәләт» республикакүләм лагереның «Болгар - Туган тел» аланы татар телен, мәдәниятен өйрәнүгә, телне тормышның төрле өлкәләрендә гамәли кулланышын арттыруга юнәлтелгән. Ул проектның максаты - татар телен өйрәнүгә яшьләрнең игътибарын җәлеп итү. Аның беренче сменасы 8-14 июньдә үтте; икенчесе исә - 18-24 июнь көннәрендә оештырылачак. «Болгар - Туган тел» аланында ял...

- Әлеге аланда алган тәэсирләр искиткеч! Ходайның һәр бирмеш көне кызыклы очрашулар, бәйгеләр, экскурсияләр белән истә калыр. Әйдаманнар безне рухи яктан та, мәдәни яктан да, физик яктан да үсештә булсыннар өчен бик нык тырыштылар. Үзебез дә читтә калмадык: журналистлар да булып карадык, алып баручы ролендә дә үзебезне сынадык. Сабантуй мәйданында туйганчы ярыштык.

Кичке Болгар тынлыгында композитор Эльмир Низамов башкарган көйләр бөтенләй башкача яңгырый икән! Башкалабыздан безнең аланыбызга көн саен кызыклы шәхесләр кунакка килеп торды, алар арасында «Милли чәчәкләр студиясе»ннән административ эшләр директоры Гөлнар Фәйзрахманова һәм шеф-флорист Диләрә Гадеева, «Шаяннар һәм тапкырлар клубы» татар лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев, «Болгар-Туган тел - 2017» мәдәни юнәлеш директоры Рүзәл Әхмәдиев, «Axelle» төркеменең гамәлгә куючыларының берсе, «Yummy music» студиясен гамәлгә куючысы һәм җитәкчесе Ильяс Гафаров, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Артур Шәйдуллин бар иде.

Ә борынгы Болгарның хәзергесен, ягъни яңартып, яңа төсмер кертеп төзеп куйганнарын күрү, аның белән якыннанрак танышу искиткеч булды! Хан төрбәсендә каләм белән язу буенча мастер-класс күпләрнең күңеленә хуш килгәндер. Монда алган уй-кичерешләребезне әле озак вакыт дәвамында сагынып искә алачакбыз без, - дип яздылар кызлар редакция почтасына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев