Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әбисенең акчасын урлаган

Чаллы шәһәрендә яшәүче 26 яшьлек ир-егет Тукай районының бер поселогына әбисенә кунакка кайта. 72 яшьлек әбисенең йокы бүлмәсендә матрац астына акча яшергәнен күреп торган онык, ул күрмәгәндә 20 мең сум акчаны алып чыгып китә. 

Бу кырын гамәле өчен суд А.га карата 3 еллык сынау срогы белән шартлы җәза биреп, 2 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. Өч ел эчендә төзәлмәсә, әлеге егетне төрмә көтә. Хөкем карары чыгарганда суд аның үз гаебен тануын, әбисенә акчаны кире кайтаруын, әнисенең беренче төркем инвалид булуын, әбисенең чирләвен исәпкә алды. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев