Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Биклән авылы мәчетендә Тукай районы имам-мөхтәсибе катнашында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен «Коръән ашы» узды

Инсаф хәзрәт изге Коръән аятьләрен укыды һәм Бөек Ватан сугышы елларында да, бүгенге көндә дә сугыш кырларында һәлак булганнарның сәламәтлеге, тынычлыгы һәм иминлеге өчен күмәк дога кылды.

Биклән авылы мәчетендә Тукай районы мөхтәсибәте оештырган мөһим рухи чара — Коръән ашы булды. Ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм йөзеннән үткәрелде.

Инсаф хәзрәт махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм сүзләре белән чыгыш ясады, алар алып барган Бөек эшнең Ватаныбыз өчен мөһимлеген ассызыклады.

Инсаф хәзрәт изге Коръән аятьләрен укыды һәм Бөек Ватан сугышы елларында да, бүгенге көндә дә сугыш кырларында һәлак булганнарның сәламәтлеге, тынычлыгы һәм иминлеге өчен күмәк дога кылды.

Шуннан соң Биклән авылы мәчете имам-хатыйбы Мөдәррис хәзрәт Ахунов барысын да тәмле аш белән сыйлады.

Тукай мөхтәсибәте матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев