Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Безнең спортсменнар «Саба воланы» Бөтенроссия ярышларыннан җиңү белән кайттылар

28-30 октябрь көннәрендә Байлар Сабасы бистәсендә «Саба воланы» бадминтон буенча абруйлы Бөтенроссия ярышлары узды.

Безнең яшь спортчыларыбыз лаеклы көрәштеләр һәм бүләкләр алып кайттылар!

Безнең призерлар:
Камил Фәхретдинов (2015 елгы) 11 яшькә кадәрге спортчылар арасында катнаш парларда бронза яулады!
Шәехморат Ширгазин (2015 елгы) ялгыз разрядта иң көчлеләр бишлегенә керде, 5 нче урынны алды.

Шулай ук 13 яшькә кадәрге яшь категориясендә башка тәрбияләнүчеләребез дә бик әйбәт чыгыш ясадылар:

Салават Шәйдуллин парлы разрядта югары нәтиҗә күрсәтеп, 16 нчы урынны алды.

Диана Миңнуллина һәм Инсаф Иванов клубны берничә дисциплинада лаеклы тәкъдим иттеләр.

Бадминтончыларыбызны һәм аларның тренерлары Ринат Исмәгыйлевны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев