Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәхетләрен туган җирләрендә тапканнар

Равил Лисхәт улы Әхмәтов – Югары Суык-Су авылында туыпүскән. Сиксәненче еллар – Яр Чаллының дөньяга олы йөк машиналары –КамАЗлар белән дан алган чорлары. Урта мәктәпне тәмамлагач, күпчелек яшьтәшләре шикелле, ул да туган авылына терәлеп торган ак калага килә, телемастер булып эшли башлый. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң туган авылында төпләнеп калуына Равил Әхмәтов әле дә сөенеп яши. Ул – туган-үскән җирендә матур гаилә коруы белән дә, үз җирлегендә намуслы хезмәт итүе белән дә хөрмәткә лаек кеше.

«Коммунизм» колхозының гөрләп чәчәк аткан чорлары. Егет җиң сызганып эшкә тотына – бензовоз машинасын йөртә, аннары автобус шоферы булып эшли. 1984 нче елда Куады авылы кызы Нәзирә белән никахланалар. Алты ел әти-әниләре белән төп йортта яшиләр. Бер-бер артлы кызлары һәм уллары дөньяга килә. Гаилә ишәйгәч – 1990нчы елда Нәзирә белән Равил Әхмәтовлар йорт җиткереп башка чыгалар.

– Улыбыз гаиләсе белән Америкада яши. Кызыбыз – үз гаиләсе белән авылда төпләнде. Заманасы шундый – яшь гаиләләр хәзер аерым яшәүне өстен күрә. Кыз белән кияү йорт җиткереп үзаллы тормыш итәләр. Сөеп туймаслык дүрт оныгыбыз бар. Балалар өчен һәрвакыт горурлык кичереп яшибез. Хатыным гомере буе балалар бакчасында эшләде. Хәзер лаеклы ялда, әмма... ул һаман да тәрбияче! Оныклар белән әвәрә килә. «Баланың баласы балдан татлы була» дигән әйтем бар. Чынлап та шулай икән ул. Эштән бушаган арада үзем дә оныкларым белән рәхәтләнеп аралашам, – ди Равил әфәнде.

Ул берара Яр Чаллы шәһәрендә «Таттрансгаз» системасында эшли. 2010нчы елдан «Тукай Тепло Газ» ҖЧҖнең Түбән Суык-Су конторасында газ җиһазлары буенча слесарь булып хезмәт куя. «Кыш айларында тәүлек әйләнәсе эшләгән чаклар булды. Бригадабыз белән күчмә электростанцияне күтәреп чыгып китә идек. Авария булган урында су торбалары катмасын өчен бик тиз эшләргә – килеп чыккан проблеманы дөрес юлын табып, ашыгыч рәвештә уңай хәл итәргә кирәк. Хәтердә, берничә ел элек, кыш уртасында кар катыш яңгыр яуды. Карлы-бозлы масса электр чыбыкларына ябышып катты, алар өстәмә авырлыкны күтәрә алмыйча сәленеп төште, өзелгән урыннары булды. Электруты килмәгәч котельный эштән туктый. Аннары инде авария буласын көт тә тор. Менә шул елны атна буе авылларда үзебез белән күчмә электростанцияне алып «Ашыгыч ярдәм» режимында эшләдек. Үзең сайлаган һөнәр булгач авырлыгыннан зарланмыйсың. Кем дә булса халыкка хезмәт күрсәтү сферасында эшләргә тиеш. Безнең өлкәдә эшләүче хезмәткәрләрне өенә газ кертергә ниятләгәне дә, авария булган урындагы халык та сулышы белән тартып алырдай булып көтеп тора. Шунысы сөенечле, коллективыбызда яшьләр байтак. Безнең системада хезмәт хакы яхшы дип әйтер идем. Шунысын да искәртергә кирәк, җаваплылыгы да зур. Кайвакыт көн һәм төн белән, вакыт белән исәпләшмичә эшләргә туры килә», – дип үз эшенең мөһимлеген дә, хезмәткә түләүнең яхшы булуын да искәртә Равил әфәнде.

Тырыш хезмәтен җитәкчелек, хөкүмәтебез күрә һәм югары бәяли – ел саен әле «Мактау грамотасы», әле «Рәхмәт хаты» белән бүләкләнеп тора. Малтабар авылындагы ФАПка газ кертүдә керткән өлешен күздә тотып кул сәгате белән бүләкләнгән. Күптән түгел генә Равил Әхмәтов «Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен» ТР Төзелеш, архитектура һәм торак хуҗалыгы министрлыгының «Мактау грамотасы» белән бүләкләнде. «Быел кыш көне “Алдынгылар слеты”нда бүләкләнгәч дулкынландым да, шатландым да, эшемнең мөһимлеген күңел аша үткәреп горурлык хисләре дә кичердем», – ди Равил Әхмәтов.

Бу фани дөньяда бер гасырга якын яшәүче әнисе өчен ул – алтмыш ике яшьлек ирегет – һаман да бала. Чал чәчләрен җыйнак итеп җыеп ак яулыгын бөркәнгән ана улының уңышларына сабыйларча шатлануын яшерми.

Яхшы сыйфатлар гайләдә тәрбияләнә

Эшнеҗиренә җиткереп башкару – булганлык, авырлыктан курыкмау – егетлек булып санала. Сайлаган һөнәреңә тугры калу, кеше белән яхшы мөгамәлә кылу – намуслылык, кешелеклелек билгесе. Болар – ата-ана тәрбиясе, гаиләдән килә. Туксан сигез яшен тутырган әнисе – Хәния апа үзүзен карап, урын-җирен пөхтәләп, көндәлек эшләрне рәхәтләнеп эшләп куя. Балаларын кече яшьтән эшкә өйрәтеп үстергән. Иң сөендергәне – һәр мөселманның да Аллаһ Тәгалә каршында булган бурычын ихластан үтәве – биш вакыт намазын төгәллек белән башкаруы. Бу – иң зур бәхет, олы нигъмәт! Зиһен белән нигъмәтләгән Раббыбызга баш ию – акылның зәкяте бит ул. Хәния Шәйхелислам кызы булганына шөкер итеп яши белүе белән күпләргә үрнәк. Ике ул һәм бер кыз бала тәрбияләп үстергән ананың хәерлефайдалы киңәшләрен, нәсыйхәтләрен балалары, оныклары күңелләренә салып тормышта кулланалар. Бу – олы бәхет.

Хәния белән Лисхәт Әхмәтовлар тату, матур гаилә корып яшәүләре белән дә авыл халкына үрнәк булганнар. Лисхәт ага – авылда мәчет салдыруда башлап йөри. Һәм, яңа ачылган мәчетнең беренче имамы була. Югары Суык-Су авылы күгендә ярымай балкый, мөкатдәс-моңлы азан халык күңелен сугара. Иман нурына коенып, бу дөньяның матурлыгын күреп, ямен тоеп яши белгәнгә Әхмәтовлар үзләрен бәхетле хис итә. Тормыш итү кыр-басуны иңләп чыгу гына түгел. Гомер юлында кеше шатлык-сөенечләр, бәхетле мизгелләр кичергән кебек борчулар, кайгы-хәсрәт, чир, югал-тулар белән сынала. Аларын Хәния ханым сабырлык белән күтәрә белгән.

– Балалар, күз тимәсен, әйбәт. Җиде оныгым һәм тугыз оныкчыгым бар. Балаларның матур тормышына сөенеп яшим. Сиксән ике яшемә кадәр пар канатлы булып яшәдем. Бу һәркемгә бирелми торган нигъмәт. Картымның үлгәненә менә шушы көннәрдә уналты ел булды. Аның рухына дога кылам. Гомер буе колхозда эшләдем. Без – сугыш елларында яшүсмерлек чорын кичергәннәр, эшкә нык булдык. Аннары, илленче еллардан соң туклык белән нигъмәтләндек. Әз генә буш вакыт булдымы – гәзит укуны гадәт иттек. Хәзер дә «Якты юл»ны укыйм. Яхшы гәзит чыгарасыз. Рәхмәт, – дип Хәния апа безнең хезмәтне дә бәяләп алды.

«Килен – каенана туфрагыннан»

Татар халкында әнә шундый әйтем бар. Дөрес, бу әйтем барлык очракларга туры килмәскә мөмкин. Ә менә Әхмәтовлар гаиләсенә тәңгәл килә. Иплелек, кешенең җаена тору – Хәния апага да, Нәзирә ханыма да хас сыйфат. СубхәнАллаһ, килен белән каенана – намаз-ниязлы, Аллаһ Тәгаләгә итагать итүче мөслимәләр.

– Киләсе елга килен булып төшүемә кырык ел була. Килен булып төшкәндә каенатам Лисхәт әнисе – Бибиәсма әби исән иде. Гаиләдә дүрт-биш буын бер йодрык булып яшәдек. Олы каенана (Бибиәсма), бианам белән биатам, аларның олы улларының өч малае, кызларының кызы Лилия һәм шуларга мин дә килеп өстәлдем. Әни – дөнья бәясе кеше. Шундый зур гайләдә һәр кешенең җаена торып яшәде. Иртән торсак – самавыр кайнаган, кич эштән кайтсак казан асулы – аш пешкән. Әнкәйнеңмичтә пешергән дучмаклары әле булса тел очымда тора. Хәзер ни генә юк табыннарыбызда!.. Ә шулай да, шул елларда әнкәй пешергән ризыкларны сагынам. Тату яшәдек. Рәхәт гомер иттек», – дип яшьлек елларын, зур гаилә булып яшәгән чорларын сагынып сөйли Нәзирә ханым. Нәзирә ханым гомере буе авыл балаларына белем һәм тәрбия биргән – балалар бакчасында тәрбияче булып хезмәт куйган. Тормыш дигән дәрьяда беренче тапкыр чирканчык алу балалар бакчасыннан башлана. Сабый күңелендәге матур шытымнарны күрү һәм үстерү тәрбияче вазыйфасына керә. Шундый югары вазыйфа башкарган педагог – Нәзирә Галимулла кызы кечене – кече, олыны олы итеп яши һәм балаларында да шул сыйфатларны тәрбияли. Лаеклы ялдагы Нәзирә теплицада күпләп үсентеләр үстерә. Яшь бала тәрбияләгән сыман шуларны яратып карый. Җир куенына салган орлыкның шытып чыгуына, баш калкытуына һәм ныклап тамыр җәюенә сөенә. Сабыйлар тәрбияләгән кешенең күңеле табигатькә карата да мәрхәмәтлелек белән тулы була күрәсең. Авыл җирендә яшәгәч, кошкортны күпләп асрыйлар, сарык тоталар.

– Балаларны нык яратам, шуңа да эшемне авыр итеп кабул итмәдем. Хәзер дә урамда балачага күрсәм тукталып сөйләшәм, сөеп-сыйпап алам. Яратып башкарган эш авыр булып тоелмый», – дип эшләгән елларында хезмәтеннән тәм табуы турында сөйли Нәзирә ханым. Туксан сигез яшьлек каенанасының даими
рәвештә хәлен белеп торуны, тәмлүшкәләр белән сыйлауны уңган-булган килен вазыйфасы итеп кабул иткән. Җөмләдән, Нәзирә ханымның әтисе Галимулла – Куады мәчетендә имам булып торган. Ул вафат булгач Фәнир хәзрәт имамлыкны кабул итеп алган. Менә шундый, фани дөньяны да, Ахирәт тормышын да тигез күреп, икесенә дә нык игътибар биреп яши торган төпле нәселдән Нәзирә белән Равил Әхмәтовлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев