Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Батыр исеме онтылмас

Районыбызның Шилнәбаш авылында махсус хәрби опе- рация вакытында батырларча һәлак булган якташыбыз Раушан Әлфән улы Мөгыйнов белән сабуллашу мәрәсиме булды.

Раушан 1989 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы Азнакай районының Зур Сукаеш авылында туган.

Шилнәбаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә укыганнан соң, Яр Чаллы шәһәренең 76нчы һөнәри лицеена «Тракторчы – машинист” һөнәре буенча укырга керә. 2007 елда аны уңышлы тәмамлый. Мобилизациягә кадәр җаваплылыгы чикләнгән «Витал - Авто» җәмгыятендә, шофер - экспедитор булып эшли.

Раушан Әлфән улы, районыбызның барлык халкы өчен чын герой, үз җиренең чын патриоты булды. Ул кыю, намуслы һәм җаваплы кеше иде. Игътибарлы ул һәм әти булуын да горурланып сөйләрлек. Тагы бер көчле һәм акыллы егетебезне соңгы юлга озаттык.

Хушлашу җе н а з асына Раушанның туганнары, дуслары, сыйныфташлары , авылдашлары килгән иде. Аның якыннарының кайгысын Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев бүлеште, ул “Район халкы исеменнән Раушан Әлфан улының вафат булу кайгысын уртаклашабыз һәм сезнең белән бергә кайгырабыз”, диде.

Башкалабыздан килгән ТР премьер-министры урынбасары Дәүфит Хәмәдишин , Тукай районы һәм Яр Чаллының Комсомол районы хәрби комиссары Дамир Вәлиев курку белмәс якташыбызның батыр исеме күңелләребездә сакланыр, ул чын мәгънәсендә кыю, чын ир-егет иде дип чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев