Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Әниләрнең йөрәк җылысы. Әниле кеше – иң бәхетле кеше. Гомеребез буе аналарга игелек кылсак та, әниләр каршындагы бурычыбызны үтәп бетерә алмыйбыз

Чәршәмбе көнне Яр Чаллыдагы «Энергетик» мәдәният сараенда әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасында Тукай районы җитәкчелеге, райондашларыбыз күңел түрендә булган рәхмәтләрен җыр-моң, назлы-матур сүзләр аша ирештерделәр.

Әниле кеше – иң бәхетле кеше. Гомеребез буе аналарга игелек кылсак та, әниләр каршындагы бурычыбызны үтәп бетерә алмыйбыз. Ананың балага карата мәхәббәтен сүз белән әйтеп бетерү мөмкин түгел.

Чәршәмбе көнне Яр Чаллыдагы «Энергетик» мәдәният сараенда әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасында Тукай районы җитәкчелеге, райондашларыбыз күңел түрендә булган рәхмәтләрен җыр-моң, назлы-матур сүзләр аша ирештерделәр.

Бәйрәм чарасын Тукай районы башлыгы урынбасары Рөстәм Илдус улы Закиров ачты һәм район башылыгы һәм шәхсән үз исеменнән барлык аналарны да бәйрәм белән тәбрикләп изге теләкләрен җиткерде: «Әниләр – иң изге, иң кадерле кешеләр. Сабый чакларыбызда еласак – юаткан, моңлы бишек җырлары белән йоклаткан, авырсак төн йокыларын калдырып безне баккан, күңел канатларын җәеп авырлыклардан, җил-яңгырдан саклап үстергән аналар. Сезнең хезмәтегез – Әни булу хезмәтен берничек тә бәяләп бетереп булмый. Һәрбер бала анасы каршында мәңге бурычлы. Бүгенге бәйрәмдә сезгә әйтеләсе рәхмәтләребезне җыр-моң аша ирештерербез. Залда утыручы аналар, ханымнар арасында махсус хәрби операция барган зонада илебез чикләрен, азатлыгын саклаучы хәрбиләрнең әниләре, тормыш иптәшләре утыра. Илгә тугрылыклы солдатлар, хәрбиләр үстергән әниләргә рәхмәтебез чиксез. Ил-көннәр тыныч-имин, күкләребез аяз булсын! Барыгызга да ул-кызларыгыз, оныкларыгызның игелеген, аларның ихтирамын күреп яшәргә язсын!» – диде. Аннары җирлегебездә яшәүче күпбалалы аналар һәм эштә уңышка ирешкән һөнәрмәндләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 

Яңа поселогында яшәүче 5 бала анасы Рәзинә Фарук кызы Ибраһимова Тукай районы башлыгының «Рәхмәт хаты» белән бүләкләнде.

Рәзинә белән Минәсхәт биш ул тәрбияләп үстереп олы тормыш юлына чыгарганнар. Өч уллары үз гаиләләре белән, йорт җиткереп, мул тормышта балалар үстереп, матур итеп яшиләр. Минәсхәт Ибраһимов озак еллар «Гигант» җитештерү предприятиесендә бригадир булып хезмәт куйган, бүгенгесе көндә лаеклы ялда. Рәзинә ханым, лаеклы ялда булуына карамастан җәмгыятькә файда китерүен дәвам итә – спорт мәктәбендә эшли. «Шәхси хуҗалыгыбызда гомер буе мөгезле эре терлек, кош-корт асрап яшәдек. Гаиләнең яхшы сыйфатлы ризык белән туклануын тәэмин итү өчен үз хуҗалыгыбызда кулдан килгәнчә яшелчә-җимеш үстереп, мал асрап яшибез.  Биш улыбызны да хезмәт сөючән итеп үстердек. Алар йөзебезгә кызыллык китерми», – ди биш ир-егетнең баһадир анасы.

Татарстан поселогында яшәүче 6 бала анасы Эльмира Хәсән кызы Яруллина Тукай районы башлыгының «Рәхмәт хаты» белән бүләкләнде.

Эльмира белән Илдар Яруллиннар 3 ир бала һәм 3 кыз тәрбияләп үстерәләр. Зур уллары армия сафларына хезмәткә алынды. Эльмира ханым: «Улыбыз Байкал тирәсендә хезмәт итәчәк. Яхшы хезмәт итеп, исән-имин туган якка, гаиләбезгә әйләнеп кайтырга язсын. Икенче улыбыз Яр Чаллыда политехника колледжында белем ала. Дүрт балабыз мәктәптә укый. Ил-көннәр тыныч булып, балаларыбызны аяз күк астында, мул тормышта тәрбияләп үстерергә һәм олы тормыш юлына чыгарырга язсын. Балаларның игелеген күреп яшәү – һәр ата-ананың да олы теләге. Барлык аналарга да бәхетле тормыш телим», – дип изге теләкләрен дә ирештерде.

Татарстан поселогында яшәүче Галина Исмәгыйль кызы Рязанова Тукай районы башлыгының «Рәхмәт хаты» белән бүләкләнде.

Галина Исмәгыйль кызы Рязанова ике ул тәрбияләп үстереп олы тормыш юлына чыгарган. Олы улы Валерий Александрович Рязанов махсус хәрби операция барган зонада батырларча һәлак булды. Кече улы – Олег Валерьевич Газашвили махсус хәрби операция барган зонада илебез иминлеген саклау хезмәтендә. Галина Исмәгыйловна: «Улларымны ил сакчысы, ватанпарвәр итеп үстердем. Алар илебез чикләрен, аның тынычлыгын саклау өчен хәрби хезмәткә үз теләкләре белән киттеләр. Олы улым илебезне саклау өчен гомерен аямады. Кече улым белән элемтә бар. Улымның, барлык хәрбиләрнең, солдатларның исән-имин туган җиребезгә әйләнеп кайтуын телим», – ди.

Әниләр көнендә хезмәттә ирешкән уңышлары өчен бүләкләнүче ханымнарның җәмгыять каршындагы бурычларын намус белән башкарулары ассызыкланды.

Калмаш авылында яшәүче 4 бала анасы  Оксана Мәүлетҗан кызы Биглова – Тукай районы башлыгының «Мактау грамотасы» белән бүләкләнде.

Оксана Биглова Калмаш авыл җирлеге башлыгы урынбасары булып хезмәт куя.  Оксана белән Рөстәм Бигловлар 3 ир бала һәм 1 кыз тәрбияләп үстерәләр. Аларның уллары һәм кызы мәктәп укучылары һәм бакча яшендә. Район башлыгының мактау грамотасы Оксана Бигловага җирле үзидарә органнарында намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен бирелде.

Түбән Суык-Су гомумбелем бирү мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Люция Рафаил кызы Нуриева «Телләрне, мәдәниятне, традицияләрне саклау өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Люция Рафаил кызы Нуриева – мәктәптә тәрбия эшләрен оста оештыручы, телебез сагында торучы, милли традицияләребезне, гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерүгә зур өлеш кертүче укытучы. Мәңгелек кыйммәтләрне килер буыннарга мирас итеп тапшыруда зур тырышлык куючы педагог.

Люция ханым хатын-кыз буларак ана бурычын үтәгән – ике улы да ил-көнгә игелекле ир-егетләр.

Новотроицкое гомумбелем бирү мәктәбе физкультура укытучысы Эльмира Нил кызы Афзалова – «Мәгарифтәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Эльмира Ниловна балаларның рухи һәм физик сәламәтлеген кайгыртуда озак еллар нәтиҗәле хезмәт куя. Спорт, физкультура өлкәсендә район җирлегендә яшәүче балаларның уңышлары Эльмира Афзалованың хезмәте белән турыдан-туры бәйле. Ике бала анасын мәктәптәге укучылары, аларның ата-аналары хөрмәтлиләр.

Тукай районы башкарма комитеты мәдәният бүлеге баш белгече (тәрҗемәче) Илиза Шакирҗановна Шәфыйкова намуслы хезмәте, югары һөнәри осталыгы һәм җирле үзидарәне үстерүдә актив катнашуы өчен «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең «Рәхмәт хаты» белән бүләкләнде. Илиза Шакирҗановна район башкарма комитетында намуслы хезмәт куюы белән беррәттән ике баласына да яхшы тәрбия бирүче хөрмәтле ана.  

Әниләр көненә багышланган бәйрәмнең йөзек кашы – җирлегебездәге мәдәни чараларда моңлы җырлары белән чыгыш ясаучы Илзирә Ибраһимова «Әнием минем» җыры белән тамашачыларның күңел кылларын тибрәндерде. Бикләндә туып-үскән Илзирә Ибраһимова башкаруындагы «Кайтып килик» җыры – туган нигез, ата-ана кадере, гаилә җылысының кеше тормышындагы иң зур бүләк, иң зур бәхет булуын кабат-кабат искәртүе белән дә зур мәгънәгә ия иде. Халык үз җирлегебез йолдызын алкышлар белән сәламләде. Эдуард Вәлиев башкаруындагы «Мамин хлеб» җыры шулай ук туган нигезне, әниләребезнең җылы кулларын, аларның сөйкемле күз карашын хәтерләтте. Гөлназ Закирова, Илнур Гомәров, Айсылу Сәйфуллина, Алмаз Ишмуратов, Александр Петренколарның чыгышларын халык җылы кабул итте. Данлыклы «Болгар» бию театры коллективы башкаруындагы «Чулман буенда», «Ватаным», «Раздольная», «Гармун», «Туган җирем Татарстан» җырлы-биюле композицияләрен халык алкышларга күмде.

Әниләр көненә багышланган кичә тамашачылар күңелендә матур хатирә булып озак сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев