Алгы сызыктан — тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт белдереп
Яңалыклар

Алгы сызыктан — тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт белдереп

Круглое Поле поселогында урнашкан «Юность» үзәгенә депутат һәм махсус хәрби операция активисты Валерий Тигр махсус миссия белән килде.

Алгы сызыктан ул тыл хезмәтчәннәренә — «Пчелки» берләшмәсендә катнашучыларга рәхмәт хатлары һәм рәхмәт сүзләре алып кайтты.

Өч ел дәвамында бу хатын-кызлар фронтка ярдәм итүгә бәяләп бетергесез өлеш кертеп, маскировка челтәрләре ясыйлар.

Визит барышында Валерий Валерьевич шәхсән аларга рәхмәт хатлары тапшырды, хезмәтләренең мөһимлеген ассызыклады.

«Бу хатын–кызлар — безнең заманның чын батырлары. Аларның эше-безнең җиңүнең нигезе. Без аларны истә тотарга һәм Ватан өчен эшләгәннәре өчен рәхмәт әйтергә тиешбез», — дип белдерде ул.

Очрашу җылы шартларда тәмамланды. «Юность» МФЦ сәнгать җитәкчесе Лиана Самойлова билгеләп үткәнчә, мондый ярдәм активисткалар өчен бик мөһим.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев