Гаилә елына багышланган чараларны оештыру һәм уздыру буенча актив эшчәнлеге өчен лаек
Тукай районы ЗАГС бүлегенең баш белгече Энҗе Хафизова ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыеваның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Казанда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС Идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышы үтте.
Узган елдагы башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясалды, агымдагы елга бурычлар билгеләнде.Республика утырышында безнең район хезмәткәрләре дә катнашты. Тукай районы ЗАГС бүлегенең баш белгече Энҗе Хафизова ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыеваның Рәхмәт хаты белән бүләкләндеДәрәҗәле бүләккә ул гаилә институтын ныгыту буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруга керткән зур өлеше, шулай ук Гаилә елына багышланган чараларны оештыру һәм уздыру буенча актив эшчәнлеге өчен лаек булды.
Энҗе ханымны ихластан котлыйбыз! Алга таба да зурдан-зур уңышларга ирешеп эшләүен телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев