Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аерылышабыз, әллә күпкәме?

Тукай районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә туйларның кискен артуын билгеләп үтәләр. 91 парның 54е кыскартылган теркәлү вакыты белән өйләнешергә булган. Беренче баласын көткән яки инде балигъ булмаган уртак балаларын тәрбияләүчеләр ашыгыч рәвештә никах теркәү хокукына ия. 34 пар көзнең беренче аенда никахларын рәсмиләштерделәр.

Егерме гаилә өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыру турында повестка алганнан соң өйләнешкән. Район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина өлешчә мобилизациянең никахлашканда аерым бер хәл буларак карала алуын хәбәр итте. Ә, РФ Гаилә кодексының 11нче маддәсе нигезендә, махсус шартлар булган очракта, никахны гариза биргән көнне үк рәсмиләштерә алалар. Чәршәмбе, 5 октябрь көнне, Тукай районы ЗАГС бүлегендә Теләнче Тамак авылыннан Рәфыйк һәм Альбина Мөхәммәдиевлар өйләнештеләр. Бу парның уртак баласы бар, ләкин алар рәсми никахны теркәү кирәклеген күрмәгәннәр. «Ни өчен паспортка язылышу турында мөһер кирәк? Бу хакта уйламый да никах белән тыныч яшәдек», – ди яшь пар. Әмма хәрби комиссариаттан килгән чакыру кәгазе тормышның гадәти ритмын бозган. 30 сентябрьдә Рәфыйк башка чакырылган тукайлылар белән бергә Казанга китә. Мобилизацияләнүчеләрне махсус хәрби операция зонасына җибәрү алдыннан Рәфыйк һәм Альбина үз мөнәсәбәтләрен законлаштырырга карар кыла. Аль
бина ЗАГСка гариза бирә һәм шул нигездә Рәфыйкка ике ял көне бирелә. «Әйе, командирлар өйләнергә теләүчеләргә каршы килми. Моны раслау өчен миңа бары тик никах таныклыгының күчермәсен китерергә кирәк булачак», – дип аңлатты кияү. Форсаттан файдаланып, мин Рәфыйктан танк полигонындагы шартлар турында сораштым, чөнки төрле имеш-мимешләр йөри. «Безнең барыбызның да хәлләр яхшы, кием-салым бирделәр, яхшы ашаталар, борчылыр өчен сәбәпләр юк», – дип җавап бирде ул. Илдәге вәзгыять тормышка үз төзәтмәләрен кертә, яшь парны вакытлыча аерылу көтә. Рәфыйкка исәнсау әйләнеп кайтуын һәм сөеклесе белән озын бәхетле гомер кичерүен  телибез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев