Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Ачы төтен серләре»-сәламәтлеккә зыянлы

Иштерәк төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Ачы төтен серләре» дип аталган наркотикларга каршы чара үткәрелде.

Яшүсмерләр арасында тәмәке тарту – хәзерге киң таралган проблемаларның берсе. Кемдер гаилә эчендәге проблемалар аркасында төтен суыра башлый, кемдер өлкәннәрдән үрнәк алырга тырыша, кайберәүләр исә иптәшләреннән аерылып тормас өчен тарта башлый. Һәрхәлдә, үсмер организмда тәмәке тарту, гомумән, сәламәтлеккә генә түгел, физик һәм акыл үсешенә дә зыян китерә. Бу темага доклад белән поселок фельдшеры Алия Каюмова чыгыш ясады. Соңыннан табибка «Ни өчен яшүсмерләр тәмәке тарта башлыйлар?» дигән сорау бирелде. Иң популяр сәбәп - яшьтәшләр компаниясеннән аерылып тормаска омтылу икән. Мәктәп укучысы шулай итеп бөтен компания алдында үзенең абруен күтәрә кебек тоела. Барлык яшүсмерләргә хас тагын бер үзенчәлек – артык кызыксыну. Әгәр дә олылар тәмәке тарталар һәм аларга ошый икән, димәк, моның нәрсә икәнен белергә кирәк. Ә тәмәке тартуны тыю аларга карата кызыксынуны арттыра гына. Беренче тартып карау уен кебек тоела һәм җитди түгел, ләкин соңыннан яшүсмер үзе дә инде тарта башлаганын сизми һәм шулай дәвам итә. Өлкән, олы кеше булырга тырышутөп сәбәпләрнең өченче сәбәбе. Яшүсмерләр еш кына «өлкәнлек» күрсәткән тышкы атрибутларны үзләштерәләр. Шуңа күрә безгә дә өлкәннәргә үз гамәлләребез турында уйланырга һәм үз гамәлләребез өчен җаваплылык алырга кирәк.

Аннары чара әлеге темага видеоролик күрсәтү белән дәвам итте, анда балаларга үсеп килүче организмга никотинның зыяны турында тагын бер тапкыр искә төшерделәр. Токсиннар яшүсмерләргә көчлерәк һәм тизрәк тәэсир итә, чөнки тән әле тулысынча формалашмаган. Зыянлы гадәтләргә альтернатива барлыгын һәрвакыт истә тотарга кирәк, бу сәламәт яшәү рәвеше. Роликларда яки велосипедта йөрү, йөгерү яки өстәл уеннары, бассейнга бару яки спорт һәм иҗат кружкалары күпкә кызыклырак һәм мавыктыргычрак. Әйдәгез моны истә тотыйк һәм сәламәтлегебезне яшьтән саклыйк.

Гүзәл Һадиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев