Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

86 яшьлек Гөлсылу Исламова ифтар табынына ризык әзерли

Яшьләр белән беррәттән һәр көнне ул ифтар табынына ризык әзерләүдә зур өлеш кертә.

Яңа поселогындагы мәчеттә Югары Байлар авылында яшәүче 12 яшьлек Коръән хафиз Мөхсин Хаҗиев Рамазан ае буена Коръәнне хәтем кыла. Районыбыз горурлыгы булган Равил Хаҗиевның алты баласының дүртесе Коръән хафиз. Мөхсиннең мәкам белән Коръән укуын тыңлау өчен Яр Чаллы мөселманнары арасында махсус килүчеләр дә байтак.

Яңа поселогы мәчетендә көн саен йөзгә якын кеше ифтар мәҗлесенә җыела. Мәчет каршындагы уку һәм авыз ачу өчен төзелгән махсус йортта Зөлхиҗә Садретдинова, Халидә Фәрхетдинова, Рәсимә Әхмәтзәкиева, Фидания Хәлилова, Рәзинә Вәлиева, Гөлнур Шәрифуллина, Әлфия Гыйльманова, Асия Сабитовалар аш-су әзерлиләр. Алар белән беррәттән, 86 яшендәге ак әби – Гөлсылу Исламова һәр көнне ифтар табынына ризык әзерләүдә зур өлеш кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев